Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлфия Хәбибрахманова: «Балаларны дәвалау күпкә җиңелрәк»

Бүген барлык балалар табиблары Халыкара педиатр көнен билгеләп үтә.

Медицина хезмәткәре Гөлфия Хәбибрахманова да бөтен гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә, яшь буынны дәвалауга багышлаган.

Гөлфия Хәбибрахманова нәселендә медицина хезмәткәрләре булмаган. Ул өч балалы гаиләдә үскән, иң олы бала булып дөньяга килгән. Әтисе Миңнулла Фәйзулла улы шофер, әнисе Хәдичә Галиәхмәт кызы совхозда бухгалтер булып эшләгән.

Саба районы Икшермә авылында туган мәктәбендә алтынчы сыйныфта укыганда ук ул табиб булырга карар иткән.Берничә тапкыр теше сызлап, аны алдырырга туры килгәннән соң, бу һөнәр турында уйлана башлаган ул. Башта теш табибы булырга теләгән, ләкин мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч педиатр һөнәрен сайларга булган. 1979 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән. 1985 елда аның тормыш иптәше Марсны, Ленино-Кокушкино мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Шулай итеп гаилә безнең районга күченә. Гөлфия Миңнулла кызы һөнәре буенча җирле хастаханәгә эшкә урнаша. Шул вакыттан алып инде кырык елга якын Ленино-Кокушкино табиб амбулаториясендә участок табиб-педиатры булып эшли.

Элек безнең хастаханә башка урында иде, өч табиб бергә эшләдек. Хәзер хезмәткәрләр саны артты һәм без барлык уңайлыклары булган заманча медицина учреждениесендә эшлибез. Лабораторияләр, процедура һәм кабул итү кабинетлары бар, - диде әңгәмәдәшем.

Педиатр күзәтүе астында яңа туган сабыйлардан алып 18 яшькә кадәр 800дән артык бала бар. Табиб көнгә утызга якын кечкенә пациент кабул итә. Елга бер тапкыр барысы да диспансеризация уза, мондый көннәрдә йөздән артык баланы тикшерәләр. Педиатр кайвакыт күрше торак пунктларга балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә бара. Шуларның иң ерагы - егерме километр ераклык та урнашкан Белкино, Кибәк Иле авыллары.

Балаларны дәвалау, олыларга караганда, күпкә җиңелрәк, - ди Гөлфия Миңнулла кызы. – Алар беркайчан да алдамыйлар, дөресен сөйлиләр. Аларның барысы да йөзләренә язылган. Әлбәттә, баланың хәленә карыйсың, әнисенең сүзләрен тыңлыйсың. Балалар арасында иң еш очрый торган авырулар ОРЗ һәм төрле вируслар. Нәселдән килгән авырулар булырга мөмкин, шуңа күрә әбибабайлары, ата-аналары авыруларын искә төшерәсең. Минем практикада бу пациентларның икенче һәм хәтта өченче буыны инде. Барысы да тәҗрибәдән килә, бу дөрес диагноз куярга ярдәм итә, - диде ул.

Гөлфия Миңнулловна 15 ел гомуми практика табибы булып эшләгән, төрле яшьтәге кешеләрне дәвалаган. Ул беркайчан да беркемне дә кире какмый. Аның һөнәре шундый – авыр минутларда кешеләргә ярдәм итү. Табибны көннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә чакырырга мөмкиннәр.

Эш белән мәшгуль булса да, ял итәр өчен дә, яраткан хоббилары өчен дә вакыты кала. Ул тегәргә, бакчада эшләргә ярата. Аларның гаиләсе актив тормыш алып бара. Бергәләп Питрәч бассейнына йөриләр. Хәбибрахмановлар уллары Азат, кызлары Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр, алар югары белем алганнар һәм белгечлекләре буенча эшлиләр. Улы - полиция подполковнигы, тикшерү бүлеге башлыгы, кызы юрист. Кайгыртучан әби буларак, Гөлфия Миңнулла кызы оныклары белән күп вакыт үткәрә, алар аның өчәү.

Педиатрны авылда гына түгел, бөтен районда да хөрмәт итәләр. Чөнки ул үз эшен белә, барысын да аңлата, кешеләр белән тыныч һәм аңлаешлы итеп сөйләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса