Горурланырлык итеп хезмәт итәләр
Хәрби комиссариатка ике якташ-солдатка бәяләмә килгән. Рота командиры алардан канәгатьме һәм ата-аналар уллары белән аерылышуны ничек кичерә?
Хәзерге вакытта РФ Кораллы Көчләре сафларында Питрәчтән 70 егет Ватан алдындагы бурычларын үти.
Хәрби хезмәт - ул һәр гражданинның мактаулы бурычы һәм мөстәкыйль тормышка беренче адымы. Яшь егетләр анда лаеклы тәрбия алалар һәм холыкларын чыныктыралар. Армиядә хезмәт итү авыр сынау, әмма ул ышанычлы дуслар табарга ярдәм итә, кешене физик һәм рухи яктан ныгыта, үз-үзен, гаиләсен һәм илне сакларга өйрәтә. Шәле һәм Ленино-Кокушкино авыллары үз солдатлары Фәнис Нуриев һәм Инсаф Кадыйров белән лаеклы горурлана ала. Икесе дә үзләрен командование алдында җаваплы һәм башкаручан солдатлар буларак яхшы яктан күрсәткәннәр.
- Армиядә намус белән хезмәт итәләр, үзенә йөкләнгән вазыйфаларны һәм алдына куелган бурычларны төгәл һәм вакытында үтиләр, - дип яза алар турында укуукыту ротасы командиры майор Р.Сираҗетдинов. Инсаф Кадыйров армиягә 26 июньдә спорт һәм физик культура академиясен тәмамлаганнан соң китә. - Армиядә хезмәт итү бик мөһим, дип саный ул, шуңа күрә аның яшь чакта һәм көче бар чакта Ватан алдындагы бурычын үтисе килде, - дип сөйли солдатның әнисе Мөслимә Мансур кызы.
Фәнис Нуриевның да армиядә хезмәт итәсе килгән.
- Аңа хәрби комиссариатта көзгә кадәр кичектерү бирделәр, әмма аның көтәсе килмәде һәм ул армиягә язын китте. Улыбыз күптән мөстәкыйль, Казанда укыды, шуңа күрә өйдән еракта булуга күнекте инде. Әмма без барыбер бик сагынабыз һәм гел шалтыратышып торабыз, - дип уртаклашты безнең белән егетнең әтисе Харис Хәмит улы.
Быел көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланды. Тиздән 30дан артык питрәчле туган йортларыннан аерылып, хезмәт итәргә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа