Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыкара туризм көненә

Безнең һәрберебез дә ял һәм бәйрәм көннәрендә көндәлек борчу-мәшәкатьләрне онытып, ыгы-зыгылардан арынып торырга, бераз хәл алырга телидер, мөгаен.

Әлбәттә, ял көннәрен яңа тойгылар, хис-кичерешләр белән тулыландыру мөмкинлеге килеп туса, бигрәк тә яхшы. Барлык якты кичерешләрне фотога төшереп, альбомыңны кызыклы фотосурәтләр белән тулыландырсаң, тагын да яхшырак. Бүген Россиядә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья туризм көне һәрбер питрәчлегә кагыла торган бәйрәм. Чөнки безнең районда туристик урыннар аз түгел.

Мәсәлән, Питрәч туган якны өйрәнү музеенда кызыксынып карарлык бик күп борынгы әйберләр саклана, аларга карап, борынгы кешеләрнең яшәеше, көнкүреше турында белергә була. Андагы экспонатларга тузан да кунарга өлгерми, чөнки хәзерге вакытта тарих белән төрле категория кешеләр кызыксына.

Район халкы һәм кунаклары безнең районда кайда барырга, кайларда булырга тиеш соң? Әлбәттә инде, районның иң истәлекле һәм танылган урыны - "Ленино-Кокушкино" музей-тыюлыгында. Дөрестән дә, монда кызыксынып карарлык нәрсәләр бик күп. Бирегә ел саен Казаннан гына түгел, ә якын һәм ерак чит илләрдән туристлар килә, алар үз визитларыннан соң, музейга килүчеләр журналында утар турында төрле телләрдә үз фикерләрен, җылы сүзләрен язып калдыралар.

- Бездән кешенең өзелеп торганы юк. Монда мәктәп укучылары да, чит ил кешеләре дә, яшьләр дә була, - диде музей фондын саклаучы Люция Зиннәтуллина. Ул мондагы экспонатлар турында кайгырта, шулай ук кайвакыт экскурсия үткәрүче Анна Ивановна Пигасовага ярдәм итә. Сүз уңаеннан, Анна Ивановна музейда инде 55 ел эшли (хәзер аңа 82 яшь). Аның рухланып сөйләвен тыңлау - үзе бер рәхәт.

Хәзер, көзен, реконструкцияләнгән Александр Бланк утары территориясе һәркемне үзенә тартып тора, каен һәм юкә агачлары аллеясы аркылы агач корылмалар - ике катлы иркен утар, җәйге йорт, флигель, конюшня күренеп китә. Монда кайчандыр илебез, аның халкының тарихын булдырган кешеләрнең йөргәнен күз алдына китерү кыен түгел. Алар арасында 1917 елда Россиядә Октябрь революциясенең булачак төп оештыручысы һәм аның җитәкчесе Владимир Ульянов та булган. Бу шәхескә карата әлегә кадәр игътибар зур.

Утар буенча үткәрелгән экскурсиядә Владимир Ульяновның нинди атмосферада үскәнен һәм тәрбияләнгәнен белергә була. Ул кечкенә вакытта Кокушкино авылында Александр Бланкта кунакта еш була һәм шулай ук монда үзенең беренче сөргенен үткәрә.

- Аңа китаплар зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Ульяновлар гаиләсендә аң-белемгә зур игътибар биргәннәр. Балалар бик сәләтле булган, һәркем үзенчә, күп укыган, тел һәм музыканы өйрәнгән, - дип сөйләвен дәвам итте Люция Зиннәтуллина. Өйдә, чыннан да, китаплар бик күп. Ә ул чагында белемле булу зур дәрәҗә саналган. Алар иң төп экспонатларның берсендә - кайчандыр Владимир Ильич утырган оригиналь түгәрәк өстәлдә, киштәләрдә һәм шкафта да яталар.

Төрле вакытларда реконструкцияләнгән биналар һәм аларның эчке җиһазлары (аларны Бланкның берничә нәсел кешеләре хатирәләре һәм фотографияләр буенча яңартканнар) белән беррәттән, музейда ул замандагы чын йорт кирәк-яраклары, зур рус мичләре, савыт-саба да бар. Боларның барысында да, бер яктан, крестьяннар көнкүреше белән чагыштырганда, дворяннарның зиннәтле тормышы, ә икенче яктан - безнеке белән чагыштырганда, аскетик тормыш рәвеше карала.

Шуңа күрә бирегә килү - вакыт машинасында йөреп килү кебек, бары тик гадирәк рәвештә генә. Мондый ретро-сәяхәтләр кунакларны районның башка музейларына - Питрәч һәм Керәшен Сәрдәсе авылларындагы туган якны өйрәнү музейларына, Советлар Союзы герое Петр Гаврилов исемендәге мемориаль музейга да җәлеп итә. Һәм, әгәр сезнең әле аларда булганыгыз булмаса, бу ниндидер яңа нәрсә күрү һәм турист булыр өчен ерак җирләргә барырга кирәк түгел икәнлегенә төшенер өчен менә дигән мөмкинлек. Чөнки кемдер, киресенчә, әлеге максат белән аннан безгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса