Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һава куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга һәм кая барырга

Бу хакта Питрәч районы Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев сөйләде

БПЛА Татарстанга кадәр очып килеп җитә. Әлбәттә, бу борчу тудыра. Монда иң мөһиме – халыкның иминлеге. Һөҗүм куркынычы булганда саклану һәм, бәлки, аны булдырмый калырга ярдәм итү өчен без нәрсә эшли алабыз?

– Илнур Мәүлетҗанович, һавада шикле оча торган объект күрсәң, нишләргә?

– Питрәчлеләргә үз телефоннарына “Радар. НФ” кушымтасын куярга киңәш итәм. Ул фотоаппарат кебек эшли. Объектка телефон камерасын юнәлтергә кирәк, һәм ул шунда ук мәгълүматны теркәп куячак, очыш урынын, тибын, биеклеген һәм юнәлешен билгеләячәк. Барлык координатлар тиз арада автомат рәвештә ашыгыч хезмәтләргә һәм Оборона министрлыгына тапшырыла.

Әгәр гадәттән тыш хәл вакытында сезнең кушымтага керү мөмкинлеге булмаса, 112гә шалтыратыгыз. Объектның нинди юнәлештә һәм нинди биеклектә очуын билгеләргә тырышыгыз. Бу хәрби белгечләргә ярдәм итә торган мөһим мәгълүматлар.

– Бу вакытта үз куркынычсызлыгың турында ничек кайгыртырга?

– Объекттан мөмкин кадәр тизрәк качарга кирәк. Анда нинди максат программалаштырылганы билгесез бит. Аның сезгә шартлау куркынычы булган матдәне ташлау мөмкинлеге булырга мөмкин. Якындагы бинага керегез дә подвалга төшегез. Кибеттә бу цоколь каты, күпфатирлы йортта – подвал булырга мөмкин. Үз йорты янында торучы кеше кайда яшеренергә мөмкинлеген төгәл белә.

Әгәр бу вакытта рульдә барасыз икән, туктагыз һәм машинадан читкә китегез. Хәрәкәт итүче объектлар үзләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкин. Кырда булсагыз, агач артына яки биек үләнгә күренмәслек итеп яшеренегез.

Районда 179 подвал бинасы бар, анда 72 меңгә кадәр кеше сыя. Безнең районда 64 мең кеше теркәлгән.

– Куркыныч хәлләр була калса дип “тревожный чемодан” әзерләп куярга киңәш итәләр. Анда нәрсәләр булырга тиеш?

– Документлар, алдагы биш-алты сәгатькә су, мәҗбүри эчәргә кирәкле дарулар. Күршеләрне куркыныч турында кисәтергә тырышыгыз – бәлки алар ишетмәгәндер. Мәсәлән, бу төнлә яки иртә таңнан күпләр йоклаганда булырга мөмкин.

Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, тынычлык сакларга. Әгәр статистиканы алсак, безгә җибәрелгән БПЛАларның 99 проценты һавага каршы оборона системалары белән бәреп төшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса