Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт миңа бәхет китерде...

Безнең район һәрвакыт хезмәт сөючән кешеләре белән дан тотты. Алар тырыш хезмәтләре өчен макталды. Шуларның берсе - Анна Ивановна Данилова. Ул гомер буе терлекчелектә эшләгән.

- Әйе, мин тормышта бәхетле булдым. Бөтенесенә дә үз хезмәтем, тырышлыгым белән ирештем, - дип сүзен башлады Анна Данилова. - Тормышта терлесен күрергә туры килсә дә, авырлыклар да, якыннарны югалтулар да булды, һәрвакыт елмаерга эшләргә тырыштым. Хәзер дә тик тормыйм. Бу күңелсез уйларны оныттыра.
Районның танылган сыер савучыларының берсе, шәхси хуҗалыклары турында сөйләгәндә дә матур итеп сөйләде:
- Безнең хуҗалык зур иде: берничә сыер, үгез, ишегалды тулы дуңгыз, сарык, каз, тавык тоттык. Көннәр буе фермада эшлисең, өйгә кайткач та шул ук эш көтә. Ирем Алексей белән биш бала тәрбияләп үстердек - дүрт кыз һәм бер малай. Розабыз, мәсәлән, минем эздән китте. Кече яшьтән минем белән фермага йөрде һәм шул һөнәрне сайлады. Калган балалар Казанда яши. Улым дүрт ел элек вакфат булды.
Анна Ивановна үзе дә ишле гаиләдә туып-үскән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән.
- Әтием фронттан кайтып, миңа конфет алып кайткан көнне гомер буе оныта алмыйм. Тәме әле дә тел очымда тора. Сугыштан соң тагын дүрт бала өстәлде гаиләдә. авыр еллар булса да, сөенеп яшәдек....
Анна җиденче сыйныфтан соң фермага эшкә килә. Әти-әнисенә эне-сеңелләрен үстерешергә кирәк була. башта 15 сыер бирәләр, аннары - 25.
Яшьлек үзенекен итә. Аләы елдан соң мәхәббәтен очрата һәм 1966 елда Керәшен Сәрдәсе егетенә кияүгә чыга. Туйдан соң берничә көн ял иткәч, янә ияләнгән эшкә чыга. "Заря" колхозында сыер сава. Анда 65 ел эшли. Сыер савучы эше җиңел түгел. Иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә чаба ул.
Сыер савучы һәрвакыт мактаулы хезмәт булып санала. Ул район Советы депутаты да була әле. Күп йөри, башка райондагы сыер савучылар белән очраша, тәҗрибә уртаклаша. район җитәкчелегенә дә рәхмәтле ул. Тырыш хезмәтен күрәләр. район слетларында, сабан туйларында күпсанлы бүләкләр тапшыралар, премияләре була. Югары дәүләт бүләкләренә дә лаек: Хезмәт Кызыл Байрак, "Фидакарь хезмәт өчен", "10нчы бишьеллык ударнигы", "СССР авыл бхуҗалыгы казанышлары өчен" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале һәм "Мактаулы колхозчы" исемнәре бар.
- Без хезмәттәшләребез һәм дусларым Галина Романова, Евдокия Канашева, Елена Скворцова, Ольга Мухина һәм Миңзифа Зиннәтова белән бер-беребезне аңлап, тату эшләдек, - дип өсти ул әңгәмә вакытында.
Хәзер дә лаеклы ветеран кул кушырып утырмый - бәйли, тегә, җәен бакчада эшли.
- Балаларым Казаннан кайтып та булышалар. Кызым Роза һәм киявем Владимир янәшәмдә яшиләр, күршеләрем әйбәт, ирем генә якты дөньядан иртәрәк китеп барды.
Тормыш дәвам итә. Аны төрле чараларга еш чакыралар, район слетына да чакырганнар әле. Ул моңа бик шат.
- Бәхетемне эштән таптым, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса