Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ходай аны озын гомер белән бүләкләгән

Кафия Исмәгыйлова бик күпне күргән, авыр хезмәт юлы үткән буын вәкиле.

Аларның балачагы, яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән, алар сугыштан соңгы катлаулы чорларны кичергән, илебезне җимереклекләрдән торгызуда катнашкан, аның үсеше өчен күп көч куйган. Аңа авыр сынаулар аша үтәргә туры килә һәм шуңа да ходай әлеге нык ихтыярлы хатын-кызга озын гомер бүләк иткән.

Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Кафия Илалетдин кызы үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта безнең районда бер гасырлык чикне узган өч кеше яши. Питрәчтән Мария Пилюгина, Шәледән Хәлимә Гыйбашева узган ел йөз дә бер яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Кафия Исмәгыйлова 1917 елда туган, ул авыр вакытлар, гасыр башындагы вакыйгаларны инде хәтерләми дә. Шунысы хәтерендә калган, аларга кечкенәдән эшләргә туры килә. Ул Күн авылында туган һәм гомере буе шушы авылда яшәгән.

- Күп кенә яшьтәшләрем кебек үк кечкенәдән әти-әниемә булыша башладым, - дип искә ала Кафия Илалетдиновна. - Безнең гаиләдә биш бала иде, мин иң олысы идем. Йорт һәм хуҗалыктагы эшләрдән тыш, мин әти-әниемә сеңел һәм энекәшләремне үстерергә булыштым. Балачагыбыз җиңел булмады. Хезмәт безне чыныктырды, берләштерде, авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм иттек, бик тату яшәдек.

Кырыгынчы елда авылдашым Хисаметдингә кияүгә чыктым, шул ук елны Тәтеш уку йортына укырга кердем, анда авыл хуҗалыгы белгечләре әзерлиләр иде. Кызганыч, бик тиздән Бөек Ватан сугышы башланды, миңа туган авылыма кайтырга туры килде, ә иремне сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алып киттеләр. Ул 1945 елда инвалид булып кайтты, гомеренең ахырына кадәр җиңел эшләрдә генә эшләде.

Кырыс сугыш елларын искә алган Кафия Илалетдиновнаның күзләре яшьләнә, ул бу турыда искә алырга яратмый. Ул чакта олысына да, кечесенә дә тылда җиңүне якынайту өчен тырышып эшләргә туры килә.

- Ул чакта һәркемгә авыр булды, - дип сүзен дәвам итте ул. - Мин үзем агроном булып эшләдем, берникадәр вакыт колхоз рәисе дә булып тордым.

Сугыштан соң тормыш акрынлап җайлаша башлады, ир-атлар фронттан кайтты, безгә җиңелрәк була башлады. Мин пенсиягә кадәр туган колхозда эшләдем, нинди генә эшкә алынсам да җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, чөнки балачактан эшкә өйрәнеп, эшемне намус белән башкарырга өйрәнеп үстем.

Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергән, ике ул һәм дүрт кыз. Тормыш иптәше инде вафат, Кафия апа кече улы Касыймда яши.

- Безнең йортта бер түбә астында дүрт буын кеше яши, - ди Касыйм абый. - Безнең белән әни, улым Алмаз гаиләсе белән, оныклар яши. Без бик тату яшибез, әниебез киңәшләрен тотабыз, ул безне беркайчан да начарлыкка өйрәтмәде, ә киресенчә, без әти-әниебез ярдәме белән тырыш, эш сөючән булып үстек. Мин гомерем буе шофер һәм тракторчы булып эшләдем. Хатыным Илсияр дә гомерен техникага багышлады, районның алдынгы тракторчысы булды.

- Мин бу гаиләгә эләгүемә бик шатмын, - ди Илсияр ханым. - Без ирем белән көннәр буе эштә булдык, бигрәк тә урак өстендә. Кайнанам ярдәме белән балалар һәм йорт эшләре өчен борчылмадык. Ул туксан яшькә кадәр бар эшне дә үзе эшләде, бигрәк тә ашарга пешерергә ярата иде. Хәзер дә буш вакытларында укый, оныкчыкларын тәрбияләргә булыша. Сүз уңаеннан, аның 14 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Безнең өйдә беркайчан да күңелсез түгел, аеруча да бәйрәм көннәрендә.

Һәм бу истәлекле көндә дә Исмәгыйловлар йорты бик күп кунаклар кабул итте, алар барысы да юбилярны котларга җыелды.

Кафия Исмәгыйлованы котларга район башлыгы Эдуард Дияров та килде, ул аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, шулай ук чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды һәм иң изге теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса