Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук бозулар ачыклана һәм юкка чыгарыла

Кафе, ике кибет һәм кунакханә хуҗалары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тиешле игътибар бирми. Виртуаль киңлектә - Интернет челтәрендә хокук бозулар ачыкланды.

ТОРМЫШЛАРЫНА КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Район прокуратурасы һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, планлы тикшерүләре кысаларында, питрәчлеләр күпләп йөри торган объектларга тикшерү үткәрде. Питрәчтә "Буше" кафесында, ике "Бристоль" кибетендә һәм Казан-Яр Чаллы автоюлының 16 нчы километрында урнашкан кунакханәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Кайдадыр бина хуҗалары эвакуация юлларына ягулык материаллар куйган (шуның белән аларны каплаган) һәм янгын автоматикасы системасын урнаштырмаган, ә кайдадыр янып китүчән чүп-чарларны вакытында чыгаруны тәэмин итмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге объект хуҗаларына ачыкланган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны юкка чыгарттыру турында дүрт гариза судка җибәрелде.

ШТРАФ БИЛГЕЛӘНДЕ

Район прокуратурасы эшмәкәрләр хокукларын яклау законнары (җирле үзидарә органнары сайтларында урнашкан мәгълүматлар тулылыгы өлкәсендә) таләпләре үтәлешенә тикшерү үткәрде.

Закон бозу очрагы ачыкланды, Пимәр авыл җирлеге сайтында кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары саны һәм аларның икътисади эшчәнлек төрләре буенча классификациясе, мондый субъектларда тиешле классификация буенча эшчеләрне алмаштыру, алар тарафыннан башкарылган товар (эш, хезмәтләр) әйләнеше, аларның финанс-икътисад тормышы турында мәгълүмат урнаштырылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Пимәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Суд штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса