Хәтер – мәңгелек яки Берәү дә онытылырга тиеш түгел
"Батыр" мәдәни-спорт комплексында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән очрашу үткәрелде. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләп табу белән озак еллар шөгыльләнә.
- "Марш" эше узган гасырның 80 нче елларында башланды. Аның максаты сугыштан кайтмый калганнар турындагы мәгълүматларны туплау иде. Аларның күпчелеге хәбәрсез югалган дип саналган. Ничек югалган? Әллә качып ята, әллә дезертир? Шулай булгач, исән һәм кайдадыр яши. Бу келәймә һәрбер хәбәрсез югалганга тагылды, - диде кичәне ачып Михаил Черепанов.
Эзтабарлар алты елда 20 мең якташларыбызны табып өлгерәләр. Әлеге солдатларның һәлак булган урыннары һәм сәбәпләре ачыклана. Госпитальдә ятканнар да хәбәрсез югалган дип саналып йөртелгәннәр икән бит! Шулай килеп чыккан, бу турыда хәбәр хәрби частькә җибәрелә, ә туганнары бернинди хәбәр ала алмый һәм озак еллар берни белмиләр.
Шушы араларда гына безнең газетада фронтта хәбәрсез югалган дип саналган солдатларның исем-фамилияләре басылып чыкты. Безнең сайтка да куелды ул.
Бу кешеләр Михаил Черепановның эзләнүе аркасында табылган.
- Фамилияләрдә төгәлсезлекләр бик күп, - ди Михаил Валерьевич. - Торак пунктларның язылышы дөрес түгел, бу эзләнү эшендә кыенлыклар китереп чыгара. Шуның өчен дә районнарга чыгабыз. Хәзергә хәбәрсез югалган 20 мең кеше табылды. Әле тагын 180 мең солдатны табасы бар. Сугышта катнашкан һәрбер кеше, минемчә, табылырга тиеш, аның язмышы билгеле булсын.
Бу көнне очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган питрәчлеләр дә килде. Мәсәлән, эзтабарлар ярдәмендә Күннән Хәким Ахун улы Әхмәтҗановның язмышы ачыкланган. Ул хәбәрсез югалган дип саналган булган. 279 укчы дивизиядә хезмәт иткән һәм 1941 елда Карелиядә һәлак булган булып чыкты. Туганнары бүгенге көнгә кадәр туганнары аның белән нәрсә булганын белмәгән.
- Бу урманнарда әлегә кадәр солдат җәсәдләре табыла, - ди баш эзтабар.
Керәшен Сәрдәсеннән Михаил Алексеевич Никитин да хәбәрсез югалган дип саналган. Ул 5 нче аерым инженерлык бригадасында хезмәт иткән. Псков өлкәсенең Великллукский районы Верениченә авылы янында күмелгән булган. Үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән.
Михаил Черепанов соңы елларда безнең 39 якташыбыз табылуын әйтә. Хәер, солдатлар фронтта түгел, тылда да ачлыктан, салкыннан үлгән. Ул елларда Суслонгерга җибәрә торган булганнар. Кызылармиячеләр анда ачлыктан үлгән, чөнки аларга ашарга бирмәгәннәр. Шулар арасында якташыбыз Гатаулла Шәмсиев та була. Ул 1941 елның июнендә үлгән. Фронтта булмаса да, ул да солдат бурычын үтәгән. Хәбәр итү кәгазен алгач, аның кызларының берсе, хәзер инде өлкән яшьтәге апа:
- Без әтиебезгә бер тапкыр да "әти" дип әйтә алмадык, - дип борчылып әйтә ул.
1941 елның 22 июлендә Зиннәт Галиәкбәров әсирлеккә төшә. Аны Германиягә лагерьга алып китәләр. Ул шунда үлә. Оныклары аны әле дә хәбәрсез югалган дип саный.
- "Хәтер маршы"ның мөһим эшләреннән берсе - район үзәкләрендә тантаналы шартларда хәбәр итү кәгазен тапшыру. Бу һәлак булганның туганнарына гына түгел, эзләү эшләрен алып баручыларга да кирәк, - ди Михаил Валерьевич.
"Хәтер маршы"нда катнашучылар үткәргән акциянең әһәмиятен бәяләп бетерүе мөмкин түгел. Чөнки туган илен саклаучының изге исемен гаиләгә кайтару бик игелекле эш.
Бүген җиде дистә елга якын вакыттан соң тарих кайбер серләрен ача. Әле тагын күпме ул серләр! Иң мөһиме, онытылмасын иде беркем дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа