Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“И гомер агышларым”

Чыты авылында яшәүче Зәйтүнә Кәримова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бу авылның иң өлкән кешеләренең берсе турында безгә шушы авылның ветераннар советы рәисе Мәсәния Шәмсетдинова язып җибәрде.

Зәйтүнә апа Кәримова Иске Йорт авылында 1925 елның 1 маенда, Камалетдин абый белән Мәрьям апа гаиләсендә, икенче бала булып дөньяга килә. Алар 8 бала - 4 кыз, 4 малай үсәләр. Бүгенге көндә аларның өчесе генә исән, сеңлесе Хатирә Алабуга шәһәрендә, энесе Мәхмүт Питрәчтә яши. Зәйтүнә апа 4 сыйныф кына белем алып кала. Аларны сыйныфлары белән колхозга эшкә алалар. Әтисе авыл советы рәисе була, әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыш вакытында әтисе авыл советы рәисе булгач, Зәйтүнә апаны иптәш кызлары белән бергә беренчеләрдән булып урман кисәргә җибәргән.
- Лаеш, Каенсар урманнарында берәр ай буе өйгә кайтмыйча, квартирада торып утын әзерләдек, кеше саен 5 куб метр утынны кисеп, кул чанасына төяп ташыдык. Өс-баш юка, аякта чабата, ул көне буе юешләнеп, тишелеп бетә, алыштырырга башкасы юк, киптерергә урын юк. Иртән тагын шул юеш чабатаны киеп, эшкә чыгып китәсең. Кич эштән соң, мичкә ягарга агач ботаклары күтәреп кайта идек. Әлеге дә баягы әтиләре үзе рәис булгач, “Беренче итеп эшкә үз балаңны кушасың инде, дип әйтә торган иде”, дип искә ала ул. Әти апайны ике олырак кыз белән бергә хезмәт армиясенә (ФЗО) окоп казырга җибәрде. Ачлыкны күрмәдек, Аллага шөкер, ипи запасларыбыз күп иде безнең, әмма бик яшьли эш белән ватылдык, - дип сөйләде Зәйтүнә апа.
Авыр булса да тормыш дәвам итә, кыз үсеп буйга җитә. Зәйтүнә апа Чытыга әнисенең апасы, Нәгыймә апаларына кунакка бара, шунда Галимулла исемле егет белән таныша. Алар бик озак очрашып йөриләр. Егетне сугыштан соң 4 елга армиягә алалар. Алар икесе дә 1925 нче елгылар. Армиядән соң 1951 нче елны гаилә коралар. Аларның 6 балалары була, 2 малайлары яшьтән үк үлә, 2 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. 1995 нче елны 70 яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң, ире Галимулла абый үлеп китә. Бала хәсрәте кичерергә тагын насыйп була әле Зәйтүнә апага. 2006 нчы елны, юл һәлакәтенә очрап, олы улы Рөстәм 47 яшен дә тутырмыйча якты дөньядан китеп бара. Әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куялар, төпчек энесе Габдулла, армиядән кайтып, 1 атна гына яшәп кала, икенче энесе, 10 ел урын өстендә ятып, сукыраеп үлә.
- Әти-әнием, үлгән энеләрем һәм улымның гомерен дә яшимдер инде, - диде Зәйүнә апа. - Бүгенге көндә рәхәттә яшим, тәмле ашаталар, мунчасын кертәләр, бик тәрбиялиләр балаларым, киленнәрем мунчада юынырга булышалар, аллага шөкер. Барысына да бик рәхмәтлемен. Бүгенге көндә кызым белән киявем тәрбиясендә яшим. Олы кызым Зәкия Кама Тамагы районында тормышта иде. Мин олыгайгач, мине карарга дип өйләрен сатып, минем янга күченеп кайттылар. Минем бәхетемәдер, ялгыз яшәсәм, бу кадәр гомер яшәмәс идем. Икенче кызым да Кама Тамагы районында яши, минем янга еш кайтып йөри алмыйлар, хуҗалыклары да зур, ара да ерак бит. Төпчек улым гаиләсе белән авылда яши. Менә быел күзем сукырайды, колак ишетми, әмма мин зарланмыйм, бүгенге көндә үземне үзем йөртәм, үз аңымда, Аллага шөкер. Күз сукраю нәселдән килә ул безнең, энем Мәхмүт тә 10 ел инде берни күрми.
- Әни әле узган ел гына бакчада бәрәңге чүпләшеп йөрде, телевизордан хоккей карарга ярата ул, “Ак Барс” өчен җан атып утыра иде, - диде кызы Зәкия.
Бик зирәк, эшчән, олы йөрәкле, энергияле ул безнең Зәйтүнә апа, аңа әби дип әйтергә тел дә бармый.
- Озакламый Бөек җиңүнең 75 еллыгын каршы алачакбыз. Безне, тыл хезмәтчәннәрен, Бөек җинүнең 75 еллыгы юбилей медале белән бүләкләделәр, акчалата пособие дә бирделәр. Безне шулай зурлаулары, игътибар күрсәтүләре өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Дөньялар тыныч, имин булсын, башка сугыш афәтләрен күрергә язмасын, яшь буын тыныч тормышта яшәсен. Миннән теләк шул сезгә, - диде юбиляр Зәйтүнә Кәримова.

Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Кәримовага Җиңүнең 75 еллыгы медале тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса