Иң катгый контроль - халыкныкы
Еш кына тормышта проблемалар килеп туа, без аларны хәл итәргә тырышабыз, әмма ярдәм итүче табылмый. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында махсус “Халык контроле” дигән бүлек бар, анда һәркем үзен борчыган мәсьәлә турында яза һәм дәлил буларак актуаль фотография тәкъдим итә ала. Биредә беркемнең дә проблемасын игътибарсыз калдырмыйлар, чөнки система халыкның игътибарын җәмәгать тормышына җәлеп итү һәм хакимият органнары белән граждан арасында теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен элемтә урнаштыру уңаеннан махсус булдырылган.
“Халык контроле” 2012 елдан бирле эшли. Питрәчлеләр дә аннан актив файдалана. Статистика буенча, оешма эшләү дәверендә питрәчлеләрдән 697 гариза кабул ителгән, шуларның 624е хәл ителгән. Ә быел 258 гариза килгән, шуларның 230ы каралган. Күренгәнчә, мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара, аларга оператив рәвештә җавап бирәләр һәм 10 көн эчендә мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге турында хәбәр итәләр, ләкин озак вакыт таләп итә торган проблемалар да бар. Халыкны бигрәк тә территорияне төзекләндерү мәсьәләсе борчый булып чыкты, барлык гаризаларның яртысы диярлек бу турыда. Соңгы вакытта урам яктырткычлары булмавына карата шикаятьләр еш булган. Район үзәгендә Энергетиклар урамында күптән түгел шундый проблема килеп туган һәм бер көннән соң ут баганалары төзекләндерелгән. Шулай ук Питрәч, Шәле, Көек һәм башка торак пунктларда да бу юнәлештә эшләр башкарылган. Популярлык буенча икенче урында – муниципаль юлларны тәэмин итү һәм ремонтлау проблемасы. Бер ел эчендә 94 мөрәҗәгать булган, шуларның 71е канәгатьләндерелгән. Юллардагы зур булмаган чокырларны ремонтлау буенча да үтенечләр күп килә. Җәен Югары һәм Түбән Дәүләтъяр авылларына илткән күпернең начар булуына зарланганнар. Гариза бирелгәннән соң, бер ай эчендә күперне ремонтлап та куйганнар.
Хәбәр бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, “Халык контроле” системасына кереп, гариза формасын тутырырга кирәк. Питрәчлеләр 70 категориянең берсен сайлап алып, урынны күрсәтеп, фотоматериаллар беркетеп, проблеманың асылын сурәтли алалар. Ә аннары үз мөрәҗәгатеңнең статусын тыныч кына күзәтеп торырга була, алар дүртәү: “Мәсьәлә хәл ителде”, “Эш бара”, “Планлаштырылган” һәм “Нигезле кире кагылган”. Соңгы статус гражданинның теләге законсыз яки башка кешеләргә уңайсызлык тудырырга мөмкин булса барлыкка килергә мөмкин. Мисал өчен, “Светлый” торак комплексында яшәүче тарафыннан юлда блоклар рәвешендә койма куелу, моның автомобильләр йөрешенә комачаулавы турында гариза кабул ителгән. Мөрәҗәгать итүче аларны ашыгыч рәвештә алуны сораган. Ләкин намуссыз машина йөртүчеләр, юлны кыскарту өчен, машина кую мәйданчыгына газон аша үтеп йөргәннәр. Ә бу юл йөрү кагыйдәләрен бозу булып санала, шуңа күрә бу юлны киртәләп алу өчен блоклар урнаштырулары нигезле булып чыккан.
Икенче мөрәҗәгать Кощак авылыннан килгән, анда территориядә законсыз рәвештә агач кисү турында сүз бара. Чынлыкта исә куркыныч тудырган карт агачларны кискәннәр, алга таба яңа үсентеләр утыртырга планлаштырганнар, моңа рөхсәт бирелгән, бар документлар да тәртиптә. Шуңа күрә бу очракта да мөрәҗәгать итүченең үтенече канәгатьләндерелмәгән.
Система эшләү дәверендә “Планлаштырылган” статусында 31 гариза тора, аларның 29ы юлларны тәэмин итү һәм ремонтлау белән бәйле, чөнки әлеге проблеманы хәл итү зур акчалар таләп итә. Һәм хәзерге вакытта аларны хәл итү мөмкин түгел, шуңа күрә эшләр киләчәккә планлаштырылган.
- Без питрәчлеләрдән килгән барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән өйрәнәбез. Бер генә мөрәҗәгать дә игътибарсыз калмый, - ди Питрәч районында “Халык контроле” эшендә күзәтчелек итүче район бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев. – Әлбәттә, барлык теләк-шикаятьләрне дә канәгатьләндереп булмый, ләкин без мәсьәләләрне мөмкин кадәр күбрәк уңай хәл итәргә омтылабыз. Ел саен барлык шикаятьләрнең 90%ы хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа