Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – су, җылылык булу

Питрәч "Теплострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә иртүк эшкә керешәләр: эшчеләр, шоферлар, слесарьләр наряд алып, үз участокларына ашыга. Бу оешма халыкны су һәм җылылык белән тәэмин итә шул. Монда эш һәрвакыт җитәрлек. Коммуналь хезмәттә эшләүчеләрнең төп бурычы - халыкны су белән даими тәэмин итеп тору. Алар карамагында алты су җыйгыч. Питрәч, Колай,...


Питрәч "Теплострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә иртүк эшкә керешәләр: эшчеләр, шоферлар, слесарьләр наряд алып, үз участокларына ашыга. Бу оешма халыкны су һәм җылылык белән тәэмин итә шул.
Монда эш һәрвакыт җитәрлек. Коммуналь хезмәттә эшләүчеләрнең төп бурычы - халыкны су белән даими тәэмин итеп тору. Алар карамагында алты су җыйгыч. Питрәч, Колай, Ленино-Кокушкино авылларында урнашкан алар. Шулай ук күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын җылылык белән тәэмин итү, канализация системасын карап тору алар вазифасына керә. Әлеге оешмада Алексей Саферов ВКО (су-канализация бүлеге) слесаре булып әле күптән түгел генә эшли. Яшь белгеч турында оешмада яхшы фикердә торалар: җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә мактый үзен. Алексей да аны коллективта җылы кабул итүләренә сөенә. Монда бердәм һәм тату бригада эшли. Тәҗрибәле хезмәттәшләре аны эш серләренә өйрәткән. Мондагы эш җиңелләрдән түгел - слесарьләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авария урынына ашыга. Төзексезлек кышкы чорда булса, бигрәк тә авырга туры килә. су чыккан урынны дөрес табарга, искергән торбаларны казып алырга һәм яңасына алыштырырга кирәк.
Гадәти көннәрдә слесарьләр мастерскойларында су колонкалары ремонты белән мәшгуль, насосларны рәтлиләр. Шулай ук соңгы елларда су-канализация бүлеге көчләре белән Питрәчнең яңа урамнары су белән тәэмин ителде. Болар: Казан, Мишә, Гончар урамнары. Осиново бистәсендә һәм Олан Илендә дә су керттеләр.
Су-канализация бүлеге башлыгы Әмир Хәйбуллов эшчеләре турында бик яхшы фикердә.
- Алексей да, бөтен слесарьләр дә үз эшләрен яхшы беләләр, беркайчан да сынатмыйлар, авыр хәлдә калдырмыйлар.Шуны да әйтергә кирәк. Без Питрәчтә яшәүчеләрне генә түгел, Колай, ЛениноКокушкино авылларын да су белән тәэмин итәбез. Җирнең иң тирән катламнарыннан су суырту насослары да безнең карамакта. Алар бездә 46 данә. Аларны тәртиптә тоту безнең бурыч, - диде ул. Бәйрәм алдыннан тагын бер белгеч турында язып үтү кирәк булыр. Бу машина йөртүче Иван Армянский. Аның өстендә ике машина - автобус һәм су суырту өчен вакуум системасы булган КамАЗ. Иванның хезмәт стажы - 35 ел. Ул шоферлыкка Питрәч ДОСААФында укый. Шунда машина йөртү таныклыгы да ала. Армия хезмәтенә баргач та БТР йөртә, аннан кайткач, янә дә шофер булып эшкә урнаша. Шушы эшенә гомер буе тугры кала. "Теплострой"да Иван Алексеевич алты ел эшли. Автобус белән слесарьләр бригадасын район буйлап һәм район үзәгенә йөртә. Әгәр кирәге чыкса, КамАЗ руле артына да утыра.
Коммунальчыларның эшләре кышын да, җәен дә күп. Җәен бигрәк тә күбәя төшә, чөнки искергән системаларны алыштырырга кирәк, яңа трассалар саласы, коеларны чистартасы, су колонкаларына ремонт ясыйсы була.
Коммуналь хезмәттә эшләүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса