Иң ярдәмчел һөнәр ияләре
8 июньдә cоциаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу бәйрәмнең тарихы үзенең тамырлары белән Петр I заманына ук барып тоташа, 1701 елда Петр l картлар, хәерчеләр һәм авырулар өчен оешмалар төзү турындагы Указга кул куйган. Мондый биналар чиркәү каршында ачылган һәм дәүләт ярдәме алган. Социаль хезмәткәр һөнәре Россиядә ХХ гасырның 90 нчы елларында гына барлыкка килгән. Социаль хезмәткәрләребез күп буыннардан килгән искиткеч традицияләрне саклап, арттырып үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкаралар. Бүген без алар турында тулырак сөйләячәкбез.
"Яратып кайгырталар»
Шундый хезмәткәрләрнең берсе - Любовь Александровна, «Кайгырту» оешмасыннан социаль ярдәмче. Питрәчкә ул 1989 елда күчеп килә. Аның ике баласы һәм эше бар, ул эшен бөтен күңелен биреп башкара.
- Мин элемтә техникумын тәмамладым, кызымны алып кайттым. Текстиль бүлегендә эшләдем, аннан соң ул ябылды. Аннан соң икенче балам туды һәм мин яңа эш турында уйлана башладым. Бер танышым миңа «Кайгырту» үзәгендә социаль хезмәткәр вакансиясе булуын әйтте. Һәм мин озак уйлап тормастан, шунда мөрәҗәгать иттем. Бер көн эшләп, бер көн ял итү минем өчен бик уңайлы иде, балаларга да вакыт калды. Мин инде егерме ел бу эштә. Шуны бүгенгедәй хәтерлим, августта эшкә урнаштым һәм беренче тапкыр Денисовларда яшәүче әбигә бардым. Ул Набережная урамында яши. Икенчесе спортчы - Мартынова Оля апа булды, ул Перчков урамындагы беренче йортта яшәде. Аларны бик яхшы хәтерлим, шундый яхшы, ягымлы әбиләр. Минем эшем ярдәм итү һәм бу процесс миңа бик ошый. Без төрле эш күләмен башкарабыз, бу ашарга пешерү, җыештыру, поликлиникага озата бару һәм башкалар булырга мөмкин. Мәсәлән, Нюра апаның хезмәтләр исемлеге бик зур, анда барысы да диярлек керә. Әмма бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки ул тыл хезмәтчәне һәм ул мондый тәрбия алырга бик лаеклы кеше. Аның белән эшләү миңа бик ошый, чөнки ул изге күңелле һәм рәхмәтле кеше. Кеше: "Рәхмәт", - дип әйткәч, минем тагын да күбрәк эшлисе, ярдәм итәсе килә, кайвакыт хәтта хезмәт килешүенә кермәгән эшләрне дә башкарам. Безнең һөнәрдә рәхмәттән башка берни дә кирәкми, - дип уртаклашты безнең белән Любовь Нефедова.
- Мөгаен Питрәчтә аннан яхшырак кеше юктыр. Ул нәрсә генә сорасам да барысын да эшли. Һәм ул миннән алмашка берни дә сорамый. Һәм иң мөһиме, бервакытта да беркемгә берни сөйләми. Минем өйдә барысы да чиста һәм җыештырылган, миңа тәмле ризыклар гына ашата. Мине кызым кебек карый, - дип мактый үз хезмәткәрләрен Анна Александровна.
«Балалар чит була алмый»
Социаль хезмәткәрләрнең төп бурычы - пенсионерларга, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган башка кешеләргә игътибар һәм ярдәм күрсәтү. Әти-әниләреннән башка калган балаларга аеруча авырга туры килә. Шундый авыр язмышлы балалар белән эшләү турында безгә «Шатлык» приютының техник хезмәткәре сөйләде.
- Мин Питрәчкә килгәнче Казанда яшәдем. 1991 елда без монда күченеп килдек һәм мин мәктәп ашханәсенә ярдәмче булып эшкә урнаштым. Минем ике матур кызым туды. Шуларның берсе чукрак туды, шуңа күрә миңа мәктәптә эшләүдән баш тартырга һәм аны карарга туры килде. Ул бераз үскәч, мин эшкә чыгарга булдым, «Шатлык» приютына эшкә урнаштым һәм ундүрт ел буе шунда эшлим. Эшем бик гади, мин нигездә җыештыру эшләре белән шөгыльләнәм, кайвакыт прачкада булышам. Ә кайвакыт балалар белән сөйләшеп утырам. Балалар монда барысы да катлаулы язмышлы. Беренче вакытта алар өчен аеруча да борчыла идем, гел еладым. Алар барысы да шулкадәр яхшы, кайвакыт алар миңа ярдәм итәргә телиләр, ә кайчакта без тәрбиячеләр белән аларга ярдәм итәбез, менә шулай яшибез. Аларга ярдәм итү мөмкинлеге өчен язмышыма рәхмәт белдерәм һәм минем эшемне күрүләре һәм мине бәяләүләре өчен җитәкчелеккә рәхмәт, - дип сөйләде безгә Гөлфия Сәгыйрова.
"Алар халык ярдәмчеләре»
Социаль хезмәткәрләр – үзләре өчен җиңел булмаган, әмма бик кирәкле һөнәр сайлаучылар - мохтаҗ кешеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтүчеләр. Район халкының тормыш сыйфаты, аларның социаль хәле, иртәгесе көнгә ышаныч социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына һәм компетентлыгына, югары шәхси сыйфатларына бәйле.
- Югары икътисади белем алганнан соң тормышымны социаль яклау эше белән бәйләргә булдым. Без гаилә белән Чаллыда яшәдек һәм 1996 елда Питрәчкә күчәргә булдык. 2004 елның җиденче маенда бүлек мөдире булып эшли башладым. Питрәч районы файдасына 15 ел эшлим инде. Безнең бүлек теге яки бу сәбәпләр аркасында матди ярдәмгә мохтаҗ булган барлык кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Ел саен законда төрле төзәтмәләр чыга һәм безнең хөкүмәт карарларыннан чыгып исәп-хисап ясыйбыз. Билгеле, эш гади генә түгел, без бит хөкүмәт белән халык арасында элемтәче булып торабыз. Безнең бурыч - район халкына ярдәм итү, системалы коралларның ничек эшләвен аңлату, ә бу һәрвакытта да җиңел түгел. Кешеләрнең безнең эштән канәгать калуы. Яхшы сүздән дә яхшырак бүләк юк. Без мөрәҗәгать иткән һәр пенсионер, һәр бала өчен борчылабыз. Бер генә кеше дә безне битараф калдырмый. Мин эшләгән дәвердә бик күп төрле вакыйгалар кичерергә туры килде. Минем өчен иң якты хатирә – бу 2005 елда булды, ул вакытта натураль ташламалар акчалата түләүгә алышынды. Социаль ярдәмнең барлык чаралары да вакытында үтәлсен өчен көне-төне эшләргә туры килде. Һәр пенсионер һәм ярдәм кирәк булган һәр кеше үз акчаларын ала алсын өчен елдан-ел без тагын да яхшырак эшләргә тырышабыз. Чөнки без кешегә һәр тиен мөһим булуын аңлыйбыз, - диде республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Наталья Вигунова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа