Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү юбилее – бөтенхалык эше

Район хакимияте зур залында икенче чакырылыш Питрәч муниципаль район Советының егерме беренче утырышы булып узды. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре каралды, муниципаль программалар буенча карарлар кабул ителде. Утырышны район башлыгы - район Советы рәисе Эдуард Дияров алып барды.


Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева төп доклад белән чыгыш ясады. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, докладында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: Бүген районда 8059 пенсионер яши, шуларның 27се Бөек Ватан сугышында катнашучы, 634е тыл хезмәтчәне, 185 сугышта катнашучы тол хатыны яши. Безнең төп бурычыбыз һәр ветеранга игътибарлы булу, аларның проблемаларын хәл итүдә һәръяклап ярдәм итү. Башкарма комитет эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе - сугышта катнашучыларның тормыш шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыру.
Соңгы 3 елда (2010-2013) Бөек Ватан сугышында катнашкан 257 кеше бөтен уңайлыклары булган яхшы торак белән тәэмин ителде. Ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә зур игътибар ителә, өйләренә дару китереп бирү практикасы киң кулланыла. Район буенча ай саен 5 миллион сумнан артык акча пособие, компенсация, субсидияләр бирү өчен җибәрелә. Ветераннарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелә, торак биналарын сезонлы җыештыру, ризыклар һәм дарулар китерү оештырыла.
Зимфира Мөхәммәтгәрәева юбилейга әзерлекне анализлап, Питрәчтә 5 ел элек кенә "Ветеран" кибете эшләвен әйтеп узды.
- Бүген сәүдә урыннарында ветераннар өчен бүлек юк, алар өчен арзан бәядән товар, шул исәптән, үзебездә җитештерелгән ит ризыклары сатылмый. Андый бүлекләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларга хезмәт күрсәтелер иде. Чыгышын йомгаклап, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында районда "Уртак Җиңүебез" хәйрия марафонына старт бирелүен, анда һәркемнең катнаша алуын хәбәр итте.
Аның чыгышын дәвам итеп, район башлыгы Эдуард Дияров түбәндәгеләрне ассызыклады:
- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең бөтендөнья тарихи әһәмиятен, питрәчлеләрнең фашистларны тар-мар итүгә керткән зур өлешен исәпкә алып, район халкын Җиңүнең 69 еллыгын һәм 70 еллыгына әзерлеккә җәлеп итү максатыннан, депутатлар корпусы исеменнән район халкына мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итәм, - диде.
Мөрәҗәгатьне укып чыкканнан соң, депутатлар әлеге проектны бертавыштан хуплауларын белдерде.
Беренче мәсьәлә буенча фикер алышуда район хәрби комиссары Владимир Гузич, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов катнашты.
Шулай ук Питрәч районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Район башлыгы урынбасары Руслан Камалов үз чыгышында "Питрәч муниципаль районында муниципаль хезмәтләр үсеше" муниципаль программаны раслау, шулай ук вакантлы идарәче вазифаларына кадрлар резервы турында мәгълүмат бирде.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса