Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ял көннәрендә Татарстанда +24 градуска кадәр җылытачак

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча

23 сентябрьдә Татарстанда синоптиклар урыны белән томан фаразлый. Төнлә һәм иртә белән һава торышының начарлануы көтелә.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы +11 дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 19-21 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә көнне, 24 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнге температура 9-14 градус җылы булачак. Көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.

Якшәмбе, 25 сентябрьдә, республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез яңгыр һәм 13-18 градуска кадәр җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса