Яңа ел каникулларында Питрәч мәчете балалар ялын оештырачак
Курслар программасы балалар һәм яшүсмерләрне кызыксындырырлык итеп төзелгән.
Питрәч авылының үзәк мәчете балаларны кышкы каникулларны файдалы уздырырга чакыра. 5нән 9 гыйнварга кадәр анда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен махсус программа узачак.
Курслар программасы балалар һәм яшүсмерләрне кызыксындырырлык итеп төзелгән. Дин нигезләрен өйрәнүдән — намаз, догалар укудан һәм Коръәннән тыш — катнашучылар өчен һәр көнне иртәнге зарядка һәм саф һавада уеннар оештырылган. Шулай ук расписаниедә яңа белемнәрне уен формасында үзләштерергә ярдәм итәчәк танып белү лекцияләре, дәресләр һәм мавыктыргыч квестлар да бар.
Дәресләр 9дан 14 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык катнашучылар өчен ике тапкыр туклану каралган. Оештыручылар ассызыклаганча, программа малайлар өчен дә, кызлар өчен дә ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia