Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел каникулларында питрәчлеләр “112” номерына 1154 тапкыр шалтыраткан

Иң күп мөрәҗәгатьләр район үзәк хастаханәсе линиясенә туры килә

Яңа ел каникулларында питрәчлеләрдән “112” номерына 1154 шалтырату килгән.

Иң күп мөрәҗәгатьләр район үзәк хастаханәсе линиясенә туры килә, икенче урында – полиция линиясе буенча чакырулар, ә өченче урында – юлларны кардан чистарту белән бәйле хәбәрләр. Бәйрәмнәрнең икенче яртысында, районны бураннардан кар баскач, мондый шалтыратулар аеруча күп теркәлгән.

– Иң күп мөрәҗәгатьләр Питрәч, Кощак, Шәле, Званка авылларыннан һәм “Царево” торак комплексыннан булды, – дип билгеләп үтте Питрәч районы Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев. – Бездә федераль, региональ һәм авыл җирлекләре эчендәге юллар өчен җаваплы оешмалар бар. Без гаризаларны турыдан-туры җаваплы хезмәтләргә юллыйбыз, – дип аңлатты ул эш механизмын.

Узган 2025 ел өчен статистика: Бердәм диспетчерлык хезмәтенә барлыгы 22707 хәбәр килгән. Аларның 43 проценты – район үзәк хастаханәсе, 17 проценты – эчке эшләр бүлеге, 10 проценты юл-транспорт һәлакәтләре һәм 9 проценты янгыннар белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса