Яңа елда Питрәч районында 3 янгын теркәлгән
Алар Питрәчтә, Колайда һәм Салкын Чишмәдә булды
Яңа ел бәйрәмнәрендә традицион рәвештә салютлар һәм фейерверклар ату зур борчу тудыра. Бәхеткә, рәсми мәгълүматлар буенча, безнең районда алардан беркем дә зыян күрмәгән. Шул ук вакытта көнкүрештә гадәттән тыш хәл очраклары булмый калмаган – өч янгын теркәлгән.
Салкын Чишмә авылында ут белән саксыз эш итү аркасында биш квадрат метр мәйданда сарай янган. Колай авылында фатир кухнясында электр җиһазларын һәм көнкүреш приборларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгын килеп чыккан, 12 квадрат метр мәйданга зыян килгән. Тагын бер янгын Питрәчтәге мунчада (20 квадрат метр мәйданда) мич куллануда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау аркасында чыккан.
– Кешеләрнең һәлак булуына һәм имгәнүенә юл куелмады, – дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.
Ул шулай ук узган елның шул ук чорында ике янгын теркәлүен, анда да зыян күрүчеләр һәм корбаннар булмавын өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia