Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Шигали авылында яшәүченең проекты «Күрше» конкурсында җиңүче булды

Ул өч чара үткәрергә планлаштыра

Татарстанда «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – «Царево» торак комплексында яшәүче Юлия Кминның «Иң күңелле ишегалды» проекты. Инициатива кысаларында ул өч чара оештырачак: «Рәсем сәнгате фестивале», «Карбыз кичәсе» һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү.  

«Царево» торак комплексында инде 4 ел яшәүче Юлия Геннадьевна актив күршеләре белән балалар өчен даими бәйрәмнәр оештыруы турында сөйләде.

«Бездә мәдәният йорты юк, шуңа күрә Татарстан Рәисе игълан иткән конкурс турында белгәч, мин шунда ук катнашырга булдым. Балалар һәм өлкәннәргә бәйрәм булдыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм», - дип уртаклашты проект авторы.  

Конкурска барлыгы 585 гариза килгән, бөтен республикадан иң яхшы 64 проект ярдәм алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса