Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Шигали авылыннан Макаровларны Җиңүнең 80 еллыгы медале белән бүләкләделәр

Сугыш ветераны Алексей Макаровка шулай ук Питрәч районының Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырдылар

Фото: vk.com

Алексей Петрович Макаров һәм аның хатыны Прасковья Ивановна турында инде күп тапкыр яздык. Әмма биографиядә кеше характерын һәм чор рухын чагылдырган билгесез эпизодлар һәрвакыт табыла.

Сугышта Алексей Макаров пулеметчы була. Бу җиңел хезмәт түгел, чөнки “Максим” пулеметы 67 килограмм авырлыкта. Безнең армия тылын УПА бандаларыннан азат иткәндә ул сугышчан чыныгу алган. Висланы кичкән, Варшаваны, Краковны азат иткән. Люблин читендәге “Майданек” концлагерен азат итү аңа һәм барлык хезмәттәшләренә бик авыр тәэсир иткән. Күпчелек тоткыннарны немецлар куып алып киткән, монда калганнары исә тере мәетләрне хәтерләткән. Алар килгәндә крематорий мичләреннән төтен чыгып торган, тирә-якта теш, чәч таулары калкып торган. Бу күренешләрдән соң солдатлар озак вакыт әсирләр ала алмаган.

Сугыш тәмамлангач, Алексей Макаров Польшада Крайова милләтче армиясен тар-мар итүдә катнаша. Сугышлар бик каты була – кайбер көннәрдә безнең 30га якын солдат һәлак булган. Ләкин 1945- 1951 елларда Көнбатыш Украинада бандеровчылар белән көрәш тагын да катлаулырак була. Алексей Петровичның истәлекләренә караганда, кайчакта бу немецлар белән сугыштан да куркынычрак була. Аны УПА сугышчыларының Совет власте вәкилләрен, укытучыларны һәм табибларны юк итүләре, тулы гаиләләрне, шул исәптән балаларны да кырып бетерүләре тетрәндерә.

– Безнең отряд тауларга менгән арада хуторчылар бер-берсен кисәтеп, качып китәргә өлгергәннәр, – дип сөйли Алексей Петровичның улы Владимир Макаров. – Схроннар бөтен җирдә – мичләрдә, подвалларда, урманнарда һәм кырларда табыла. Бервакыт информатор бандит яшеренгән йортка күрсәткән, ләкин тентү вакытында беркемне дә тапмаганнар. Озак көткәннәр, ләкин берәү дә күренмәгән. Аннары күзәтүче сугышчы мич башында авырып ята дип саналган карчыкның ризык алуын, ләкин савытны кире кайтармавын күрә. Мич артында яшеренгән кеше табыла.

Икенче юлы кырда УПА базасы булуы турында мәгълүмат килә, ләкин аны озак таба алмаганнар. Кышын басуда кар белән капланган тирес өемнәре була. Кемдер бер өем өстендә пар күтәрелгәнен күреп ала. Тиресне тараталар, ә аның астында юл табыла. Лазга сигнал ракетасы җибәрәләр – шартлаулар ишетелә. Схронда совет хәрби формасы, совет акчасы, күп корал тапканнар.

– Бездән юл аша әтинең хезмәттәше – Миша абый яшәде, – дип сөйләде Владимир Макаров. Ә Көнбатыш Украинадан Саша абый килгәч, алар бөтен эшләрен ташлап, өчесе бергә җыелып үткәннәрне искә төшерәләр иде. Ул чагында без әтиебезнең 1949 елда банда башлыгы Степанны ничек кулга алганын белдек. Аны озак эзләгәннәр, ул ниһаять табылгач – атыш башланган. Әти Степанның юлдашын атып үтергән, ләкин, якынрак килгәч, куркып киткән, үзебезнекеләрне үтердем дип уйлаган – тегесе совет офицеры формасында булган. Степан качып китә алмаячагын аңлагач, бирелгән.

Сугыш башланганда Прасковьяга 11 яшь була. Ирләр фронтка китә, колхозда хатын-кызлар һәм балалар эшли. Бөтен нәрсәне – машиналарны, тракторларны, атларны фронтка озаталар. Ә икмәкне үзләренә ашар өчен дә, армия өчен дә үстерергә кирәк була. Авыр була, ләкин 14 яшьтән урман кисүдә эшләүче Прасковьяга тагын да кыенрак туры килә. Сугыштан соң ул күп еллар сөт заводында эшли.

1951 елда сержант Алексей Макаров туган авылына кайта. Идел буенда пароходта кочегар булып эшли. “Дөньяда җәһәннәм бар икән, мин аның нинди икәнен беләм!” – ди ул. Ләкин яхшы акча эшләү нәтиҗәсендә Алексей өс-башын алыштыра, гармун сатып ала һәм кияү егетенә әйләнә. Ул Прасковьяның дус кызы белән очрашып йөргән була, ләкин бервакыт аны озатып куярга була һәм яратканын әйтә.

– Әни дус кызының егетен тартып алуны яхшы түгел дип саный, ләкин әти үз сүзендә нык торган, – дип сөйли Макаровларның кызы Людмила Осипова. Әни: “Ул бөтен кешегә дә кирәк, нишләп миңа гына кирәкми икән. Бәлки, мин аңарда нәрсәнедер күреп бетермимдер?” – дип уйлый. Шулай булып чыга да, алар гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр һәм без барыбыз да әти белән таш стена артында кебек идек. Ә әни дус кызы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә кала – тегесе хәтта туйда шаһит була.

Алексей Петрович авылда ветеринария фельдшеры булып эшләгәндә дә, кибет мөдире булганда да, рекордлы савым ала торган терлекчеләр бригадасын җитәкләгәндә дә бик зур абруй казанган.

– Әти гаиләсенә генә түгел, бөтен авылга файда китерергә тырышты, – дип сөйли Владимир Макаров. – Әгәр буа салсалар, ул шәхси эшләрен кичектерә һәм уртак эшне оештыра иде. Аны ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә тәкъдим иттеләр, ләкин партия әгъзасы булмаганга күрә кире кагалар. Ул карьеристлар белән бер партиядә булырга теләми. Ә үзенең характеры, хезмәт сөючәнлеге белән ул чын коммунист иде.

– Минемчә, Ходай әти белән әнигә юкка гына озын гомер бирмәгән, чөнки алар беркайчан да үзләре өчен яшәмәде, – дип уйлый Людмила Осипова. – Әти ветеринар булганда бик күп терлекләрне дәвалады. Төн уртасында да “Алексей, ярдәм ит!” – дип шалтыраталар иде. Ул җыена да бара иде. Хәтта безнең гаиләгә зыян китерүчеләр дә ярдәм сорап килделәр. Әни: “Һәм син аларга ярдәм итәргә барасыңмы?” – дип сорый иде. Әти: “Сыерның ни гаебе бар” – дип әйтә иде. Әле дә шуны хәтерлим, цирктан холыксыз атлар алып кайттылар, әти аларны берничә сәгать эчендә йөгәнли алды. Ул теләсә кайсы атны тыңлата белә иде, бернидән дә, беркемнән дә курыкмый иде.

Макаровлар гаиләсендә әтиәниләре абруйлы кешеләр булганга күрә тәрбия кырыс була.

– Безне барыбызны да эшләргә өйрәттеләр, – дип сөйли Людмила Осипова. Син барлык эшеңне җиренә җиткереп эшләргә тиешсең. Моны кеше өчен дип түгел, үзең өчен дип эшләргә кирәк иде. Әти мине өч-дүрт тапкыр идәнне кире юарга мәҗбүр итте: “Аркылыга юмыйлар! Яңадан ю!” – ди торган иде. Ул үзе үрнәк күрсәтте – ул бик пөхтә кеше, хәтта 90 яшендә дә аның кия торган чалбары яхшылап үтүкләнгән. Мине ничек печән чабарга өйрәткәннәрен хәтерлим. Иң зур чалгы белән әти алга баса иде – ул минем гомеремдә очраткан иң көчле ират, аның артыннан печән чабуда беркем дә куып җитә алмады. Әти артыннан кечкенә чалгы белән мин барам. Ә минем арттан чапкычлы трактор шикелле олы абыем Володя. Алар артыннан өлгер генә! Шулай өйрәндем дә! Ләкин бик кырыс булса да, әти безне гел иркәли, бер генә үтенечне дә кире какмый иде. Ә әнигә безгә фланель күлмәкләр сатып алырга рөхсәт итмәде, алар ятимнәрнеке кебек, ә без яхшы киенергә тиеш, – диде.

– Оныкларына да иркенәергә ирек бирмәде, – дип өстәде Владимир Макаров. Алар кайчак, авыр дип, су коенырга да бара алмыйбыз дип зарланалар иде. Ә хәзер бергә җыелгач бабаларының эшкә өйрәтеп үстерүенә куаналар, печән дә чаба беләбез, утын да кисә беләбез диләр. Ә тагын барысын да атка атланып йөрергә өйрәтте – нинди бәхетле балачак! Бездә бөтен гаилә белән 9 майга һәм Тройсынга җыелу гадәте бар – бертуган һәм апалы-сеңелле гаиләләр килгән вакытта 60ка кадәр кеше җыела иде. Без традицияләрне һәм хәтерне сакларга тырышабыз.


КЫСКАЧА БИОГРАФИЯЛӘРЕ

Алексей Петрович Макаров 17 яшендә үз теләге белән фронтка китә. Сугыштан соң алты ел Көнбатыш Украинада бандеровчыларга каршы көрәшә. 1951 елда демобилизацияләнә. Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта “Шигали” совхозында ветеринар һәм терлекчелек бригадасы бригадиры булып эшли. “Почет билгесе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, дүрт “Бишьеллык җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнгән.

Прасковья Ивановна Макарова – тыл хезмәтчәне, озак вакытлар җирле сөт заводында эшләгән. Алексей Петрович белән инде 72 ел бергә яшиләр. 4 балалары, 7 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален Кощак авылыннан тагын бер сугыш ветераны Рияз Мәхмүтов, шулай ук 3 балигъ булмаган концлагерь тоткыны, һәлак булган һәм вафат булган сугыш ветераннарының 10 тол хатыны һәм 71 тыл хезмәтчәне ала, – дип билгеләп үтте районыбызның ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса