Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Шигали авылыннан рәссам Алина Ахме: «Буяулар аша мин сүзләр белән әйтеп бирә алмаганны белдерә алам»

Рус рәссамнары берлеге әгъзасы киндергә ясалган 100дән артык картина авторы

Хатын-кызлар – илһам һәм иҗади энергия чыганагы. Аларның иҗаты дөньяны гармония һәм ачык төсләр белән баета. Ә Алина Ахме өчен буяулар – үзеңне ачып бирүнең төп коралы, ул аңа әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә турында үз күзаллавы белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Ул күп еллар картиналар яза һәм күргәзмәләр үткәрә, алар җирле аудиториянең генә түгел, ә безнең илдән читтә сәнгатьне бәяләүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Аның эшләре Сербия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия һәм Белоруссиядән рәсем сәнгатен яратучыларның шәхси коллекцияләрендә саклана.

– Алина, минемчә, картиналар ясау өчен табигый сәләт кирәк. Ә сез ничек уйлыйсыз?

– Талант, һичшиксез, булырга тиеш, ләкин бу уңышның бердәнбер шарты түгел. Бу сәләт тә, тырышлык та таләп итә торган катлаулы процесс.

Минем әни һәм әти ягыннан туганнарым рәсемне бик матур ясый иде. Зоя әбием сәнгать училищесына укырга керергә теләгән. Имтихан вакытында аның эше бик матур килеп чыга, хәтта студентлар да аны укырга алуларын сорыйлар. Ләкин ул яше буенча туры килми, шуңа күрә аны кабул итмәгәннәр. Бер елны бушка уздырып булмый, кайдадыр яшәргә дә кирәк була, ул статистика бүлегенә укырга керә.

Мин дә балачактан рәсем ясарга яратам. Әниемдә әле дә балачактагы бик күп эшләрем саклана. Буяулар аша сүзләр белән аңлатып булмаганны белдерә алуымны аңлагач, рәссам булу карары туды.

– Сез нинди материаллар, техника кулланасыз?

– Мин, нигездә, майлы һәм акрил буяулар белән эшлим, текстура һәм фактура белән экспериментлар ясарга яратам. Еш кына пейзажлар, портретлар, натюрмортлар һәм абстракцияләр язам. Миңа реализмны импрессионизм элементлары белән яраштыру ошый, форма гына түгел, хис-кичерешләрне дә тапшыру өчен.

– Сезне барыннан да бигрәк нинди темалар яки идеяләр илһамландыра?

– Мин илһамны көндәлек тормышта – табигатьтә, кешеләр белән аралашуда һәм башка осталарның сәнгатендә табам. Вак-төяккә игътибарлы булырга һәм гадәти вакыйгаларда матурлык табарга тырышам. Мәсәлән, күптән түгел кич өйгә кайтканда гадәти булмаган кояш баюын күрдем, кояш шундый зур һәм якты иде. Шулай итеп “Вдохновение художника” картинасы туды. Ул әле кибә.

Әгәр бу заказга картина булмаса, идеяләр үзеннән-үзе килә, уйда әзер картина булып туа, һәм ул “бәйләнчек идея” киндергә күчкәнче мине газаплый. Мәсәлән, “Рождение планеты”, “Пион”, “Роковые пуанты” картиналары кебек.

– Сезнең иҗат процессы күпме вакыт ала?

– Кайчакта картина берничә көн эчендә туа, ә кайчакта атналар яки хәтта айлар таләп итә. Әгәр дә бу мин алданрак әйткән “бәйләнчек идея” икән, шунда ук бөтен картинаны күрәм, ул тулысынча нинди булырга тиеш, һәм аны тиз генә киндергә күчерәм. Башкача да булырга мөмкин: барысы да көтмәгәндә килгән идеядән башлана – күргән пейзаждан, китаптан яки хәтта сөйләшүдән. Башта эскизлар ясыйм, аннары төсләрне сайлыйм һәм киндер белән эшли башлыйм. – Тамашачының реакциясе нинди? – Мин аны үземнең беренче күргәзмәмдә үк тойдым. Бу миңа сәнгатемнең җавап табуына ышаныч бирде. Кире элемтә нәрсәне үзгәртергә, ә нәрсәне яхшыртырга мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә. Иң мөһиме – үз-үзеңә ышанычны югалтмау.

Мин һәрвакыт тамашачы фикеренә колак салам, бигрәк тә ул конструктив булса. Тәнкыйть – үсү мөмкинлеге ул. Иң күңеллесе, картиналарыгыз тирән мәгънәле, күңелгә үтеп керә дигән фикерләр. “Минем оныгым да сездән яхшырак рәсем ясый”, дигән сүзләрне ишетү күңелле түгел инде. Минем уйлавымча, әгәр хейтерлар бар икән – бу инде уңыш билгесе. Малевичның “Черный квадрат” картинасын исегезгә төшерегез. Тик ялкау гына аның турында үз фикерен әйтмәгән. Хәтта шундый анекдот та бар бит: “Черный квадрат” картинасын һәркем ясый ала, ә син аны сатып кара!” – Үз эшегезне бәяләгәндә сез нинди факторларны исәпкә аласыз? – Мин еш кына картиналар язуны җәфаланган юлчының суга сусавы белән чагыштырам. Күпме генә су эчсәм дә сусау басылмый. Шуңа күрә акча монда төп рольне уйнамый.

Осталык һәм кабатланмаслыкны чагылдыра торган адекват бәя диапазонын саклап калу мөһим. Минем эшләремә бәя бирү берничә факторга нигезләнгән: картинаның зурлыгына, кулланыла торган материалларга, катлаулылык һәм иҗат итүгә сарыф ителгән вакыт дәрәҗәсенә. Мин шулай ук үз абруемны, эшкә ихтыяҗны һәм клиентларның бәяләмәләрен исәпкә алам. Хәзерге вакытта булган картиналарыма шундый бәя бирер идем: алар 5 мең сумнан 50 мең сумга кадәр тора. Тик мин аңлыйм, бөтен кеше дә мондый бәядән картиналарны сатып ала алмый, вакыт-вакыт кайбер картиналарга акцияләр һәм бәясен төшереп сатулар оештырам.

– Сезнең яраткан эшегез яки үзегезнең төп казанышыгыз дип санаган проектыгыз бармы?

– Минем картиналар – минем балаларым кебек, яратканнарын аерып күрсәтү кыен. Аларның һәрберсендә күңелем хисләре һәм уңай энергия. Кызыклы эшләремнең берсе бу “Масленица в Татарстане” картинасы. Ул миңа якын булган ике мәдәниятне берләштерә һәм бәйрәм, җылылык һәм бердәмлек рухын тапшыра. Минем өчен бу сәнгать кешеләрне ничек берләштерә алуы символы.

– Сездә игътибарыгызны тупларга ярдәм итә торган ритуаллар яки гадәтләр бармы?

– Мин картиналар язганда музыка тыңлыйм. Нәкъ менә сюжетның үзе белән гармониядә булганны сайларга тырышам. Мәсәлән, “Душа” картинасына Диана Арбенинаның “Лети моя душа...” җыры туры килә.

– Иҗади кризисларны ничек хәл итәсез?

– Паникага бирелмәскә тырышам һәм илһам булмауны җиңәр өчен төрле техникалар кулланам: йөреп кайту, уку, яңа техникалар белән тәҗрибәләр үткәрү яки хәтта ял итү. Иң мөһиме – үзеңне мәҗбүр итү түгел, ә идеяләргә алар әзер булганда килергә рөхсәт итү. Ә иң мөһиме – ул яхшы кәеф, аннан башка эшләү мөмкин түгел. Шуңа күрә мин позитивта яшәргә тырышам.

– Иҗат күп вакытыгызны аламы? Гаиләгез эшегезгә ничек карый?

– Мин Казанда туып-үстем. Дизайн өлкәсендә ике белем алдым, шулай ук тагын ике профильле булмаган югары белемем бар. Төрле өлкәләрдә һәм юнәлешләрдә эшләдем, әмма ахыр чиктә үземне тулысынча иҗатка багышларга дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм моны ирем ярдәме белән эшли алдым.

Безнең Царевода яши башлавыбызга сигез елдан артык. Безнең өч балабыз бар. Алар минем иң тугры фанатларым, аларга минем барлык эшләрем ошый. Алар да рәсем ясый. Нигездә, алар үз стильләрендә ясарга тырышалар. Мин үз киңәшләремне әйтсәм дә, аларның үз фикерләре, үз карашлары. Мин моңа аңлап карыйм, һәр рәссамның, хәтта иң кечкенәләрнең дә, үз күзаллавы бар.

– Иҗатны, төгәл фәннәрдән аермалы буларак, фаразлау кыен. Уңыш көтмәгәндә килергә мөмкин. Сез үзегезнең иҗат юлын ничек бәялисез?

– Сәнгать – ул минем тормышымның аерылгысыз өлеше, ул миңа үз хисләремне, фикерләремне белдерергә, әйләнә-тирә дөньяны аңларга ярдәм итә, кешеләр белән тирән дәрәҗәдә аралашырга һәм эчке чынбарлыгым белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз алдыма зур максатлар куймыйм, әмма уңышның югары ноктасына омтылырга һәрвакыт кирәк.

Киләчәктә үз эшемнең үсешен мин аудиторияне киңәйтүдә һәм яңа стильләр һәм техникалар белән тәҗрибәләрдә күрәм. Үземне скульптурада сынап карарга телим, әмма бу киләчәк планнар.

Шулай ук халыкара күргәзмәләрдә активрак катнашырга ниятлим. Хәзер рус рәссамнары берлеге белән берлектә Кытай базарында картиналарны алга җибәрү буенча актив эш алып барыла. Бу онлайн-чаралар һәм турыдан-туры күргәзмәләр. Шулай ук конкурсларда катнашуны мөһим момент дип саныйм, профессионаллар арасында рәссамнарның “Битва художников” Бөтенроссия конкурсында катнашу тәҗрибәсе бар. Болар барысы да миңа даими үсәргә һәм яңа киңлекләрне ачарга мөмкинлек бирер, дип уйлыйм.

Мин бу шөгыльләремне бик яратам һәм үз эшемә бөтен җанымны бирергә тырышам. Әмма, кызганыч, иҗат – ул илһам гына түгел, ә материалларга һәм күргәзмәләрне оештыруга чыгымнар да. Нәкъ менә шунда минем иҗатыма үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача торган меценат ярдәме сизелерлек файда китерер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса