Яңа туган бала өчен бүләк комплектына ниләр керә?
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шул хакта сөйләде.
«Яңа туган бала өчен бүләк» республика акциясе гамәлдә булган чорда Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләрендәге 12 меңнән артык хатын-кыз бала табу йортларында сабый өчен кирәкле әйберләр алган.
«Республикада кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә беренче бала туган вакытта ярдәм чарасы кертелде. Әгәр гаиләдә сабый туса, гаилә «яңа туган бала өчен бүләк» ала. Бүләк комплектына Россиядә җитештерелгән продукция – гигиена чаралары, подгузниклар, бала чүпрәкләре, Кукмара итекләре, кышкы комбинезон, юрган, боди һ.б. – керә», - диде Зарипова.
Зарипова мәгълүматлары буенча, Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе шактый түбән: ул 5 процент яки 194 мең кеше тәшкил итә.
«Без - хәерчелек чигендә яшәгән кешеләр саны буенча Мәскәү белән бергә икенче урында. Санкт-Петербургта һәм Ямал-Ненец автономияле округында гына яхшырак – 4,5 процент. Әмма төбәктә хәерче кешеләрнең 70 проценты – балалы гаиләләр», - дип искәртте Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia