Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янсуарда чиркәүдә ике гасыр узганнан соң келәү узды

Авыл үзе дә, аның чиркәве дә XIX гасыр азагы, XX йөз башларында тирә-юньгә данлыклы була

16 март. Ярослав Петрущенков Янсуар авылындагы борынгы чиркәүдә келәү үткәрде. Аның янәшәсендә Геннадий Сизов. / Фото Янсуар активистлары архивыннан

Янсуарда тарихи вакыйга булды – 30 нчы елларда качы белән чаңы кисеп төшерелеп, манарасы сүтелгән, соңгы елларда ташландык хәлдә торган Изге Мария Покрауы чиркәвендә ике гасыр узганнан соң келәү узды.

Моңа кадәр Питрәч районындагы керәшен чиркәүләре өчен җаваплы Дмитрий һәм Геннадий атакайлар, даими рәвештә килеп, келәүләр уздыра, авыл халкы шуңа бик разый булып, җанына рухи азык алып кала иде. Ә бу юлы Ярослав атакай бер төркем авыл халкын һәм авылдан чыгып, төрле якларда таралып яшәгән, әмма бу көнне җыелып кайткан халыкны чиркәүнең эченә әйдәде. Алтарь өлешенә басып, Геннадий атакай белән бергә келәү уздырды, безгә фатихасын бирде.

Әйтергә кирәк, Янсуар авылы үзе дә, аның чиркәве дә XIX гасыр азагы, XX йөз башларында тирә-юньгә данлыклы була. Биредә 1892-1930 елларда бөтен Питрәч һәм Казан руханилары арасында авторитеты, белеме, алдынгы карашлары белән билгеле Назарий Герасимов настоятель булып тора.

Назарий атакай эшләгән елларда Янсуарда рухи тормыш гөрләп бара, Изге Гурий миссиясе мәктәбе актив эшли. Ул кызларына да төпле белем бирә, аларның кияүләре шулай ук күренекле кешеләр була. Берсе – шагыйрь, драматург, мәгърифәтче, педагог, священник Давид Саврушевский, икенчесе – удмуртларның атаклы язучысы, драматург, педагог, Евангелиене тәрҗемә итүче, удмурт басмаларына нигез салучы Иван Михеев.

Чиркәүнең төзелү тарихы исә Казанның күп кенә истәлекле биналарына нигез салган I гильдия сәүдәгәре Павел Васильевич Щетинкин исеме белән бәйле. Янсуардагы чиркәүне ул 1875-1884 елларда төзетә. Келәүдән соң, янсуарлылар "Куда ведут ручьи" волонтёрлар командасы белән очрашып сөйләште, эш планын килештерде, приход төзүгә нигез салды. Питрәч районы чиркәүләрен торгызу буенча алар алып барган эшләрне чагылдырган фильмны карады, сораулар яудырды.

– Ходай йорты булганнан соң, белем йорты булып та изге вазыйфа башкарган бу урын, шуңа да фрескаларына, ниргәләренә кадәр сакланган. Чиркәвегез тере, җаны сулап тора, аны аякка бастырырга гына кирәк, – дип, куәтләде Янсуар халкының инициативасын Ярослав атакай. – Бу эштә бердәм булып, бер йодрык булып йөрегез!

Исегезгә төшереп узабыз: Янсуар халкы узган җәй-көздә, бу авылдан чыккан кешеләрне туплап, авыл җирлеге белән берләшеп, өмә ясаган иде. Алар чиркәү тирәләрен чистартып, тазартып чыкты, авылның зиратларын яңартты. Бу турыда һәм үзләренең Нардуган, Качману йолаларына багышлап, ТНВ каналында сюжетлар да күрсәтте.

Авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов: “Янсуар кешеләре активлык күрсәтсә, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез!” – дигән иде. Һәм менә, язгы бөреләргә җан йөгергәндәй, Янсуар туфрагына да үз балалары әйләнеп кайта, бу туфракның үзләренә кадерле булуын раслый. Болар – Венера Закирова, Валерий Медведев, Павел Спасеев, Анатолий Борисов, Виталий Кутузов, Геннадий Зимуров, Анатолий Шурликов, Михаил Шурликов, Геннадий Алексеев, Илья Дмитриев, Алик Дмитриев, Елена Данилова, Александр Давыдов, Олег Евстафьев, Нина Евстафьева, Елена һәм Петр Пузыревлар, Валерий Малов, Мария Алексеева, Екатерина һәм Павел Яковлевлар, Валентина Чумарова, Галина Алексеева, Надежда Федотова, Галина һәм Василий Талановлар, Виталий һәм Валерий Пузыревлар, Нина һәм Николай Спатловлар, Рим Борисов, Алексей Чукуров һәм башкалар.

“Ай-һай, бигрәк активлашты әле бу янсуарлар”, – дип әйтүчеләр дә бар дип көлешәләр авылда. Һәм үзләренә – җегәр, көч телиләр.

Әйтергә кирәк, Изге Мария Покрауы чиркәве Янсуар, Нырсуар, Раевка (Никкилдем), Талкыш, Тегермән Тавы авыллары өчен инде өченче гасыр буена кадерле урын. Мәктәп булып торган елларында да ул, нәкъ менә иерей Ярослав Петрущенков әйткәнчә, үзенең изге миссиясен югалтмый, киресенчә, еллар буена каралып, сипләнеп, буялып, нык булып басып тора. Үзләрен балалар укыту кебек изге эшкә багышлаган кешеләр кулында була.

– Без бит шушында беренче класска бардык...

– Әнә шунда тәрәзә янындагы партада утыра идек...

– Ә менә монда без КВН уйный идек... – дип, истәлекләргә бирелде һәм кабат балачагына кайткандай булды, кулларына шәмнәр тотып, келәүгә баскан янсуарлылар.

Һәммә нәрсәнең үз вакыты җитә дә сәгате суга.

Янсуарлылар зур һәм җаваплы эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса