Янсуардан Екатерина Яковлева өчен гаилә ядкарьләре булган әйберләр бик кадерле
Аның өендәге иң борынгы әйбер – әнисе ягыннан 1905 елда туган әбисе теккән күлмәк.
Пенсиягә чыккач үз иркең белән яшисең, график һәм маршрут буенча эшкә дә барасы юк, ә үзеңне яраткан шөгыльләреңә багышлый аласың. Янсуар авылыннан Екатерина Ивановна элек тә авылдашларының язмышы белән кызыксынган, ә хәзер бу эшкә тагын да күбрәк көчен һәм энергиясен бирә.
Екатерина яшь чагында булачак ирен яхшы, тәрбияле гаиләдән булсын дигән үгет-нәсихәткә таянып сайлый. Ул Павел Васильевич була. 1986 елның 14 февралендә пар өйләнешә. Бу дата очраклы сайланган, ул вакытта алар бу Гашыйклар көне икәнен белмәгәннәр дә. Безнең илдә бу бәйрәм берничә елдан соң гына зур популярлык алган.
Екатерина Ивановна Янсуарда туып-үскән. Кечкенә Катя медицина хезмәткәре булырга теләгән, чөнки апасы шәфкать туташы булырга укыган, ә ял көннәрендә дус кызы (булачак теш технигы) белән кайтып йөргән. Югары сыйныфларда укыганда медицинага барырга тели, ләкин укырга керү мөмкин булмый, соңрак педагогика уку йортына керүгә ирешә.
Ул эш башкаручы, аннары туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. 2013 елда, мәктәп ябылганнан соң, Питрәчтә “Солнышко” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Балалар бакчасында биш ел эшләгәннән соң, лаеклы ялга китә. Ире Павел Васильевич колхозда механизатор булып эшли, авыл хуҗалыгы предприятиесе үзгәртелә, ә ул гомер буе шунда кала. Ир белән хатын ике ул үстерәләр, һәрберсенең үз гаиләсе бар. Олысы Казанда, кечесе Питрәчтә яши.
Яковлевлар өчен җылы гаилә мөнәсәбәтләрен саклау, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итү, кадерләү, балаларга ярдәм итү, атабабаларның тарихын истә тоту мөһим. Екатерина Ивановна 30 ел иренең әтиәнисе белән тату яши алуы, киленнәре һәм әти-әниләре белән үзара килешеп яшәүләре, якын кешеләргә әверелүләре белән горурлана.
– Каенана белән каената теләгәнчә яшәдек, без барысын да аларга ошаганча эшләдек, беркайчан да аларга каршы килмәдек. Алар безнең белән яшәргә һәм безнең кулда үләргә теләделәр. Без шулай эшләдек, алар теге дөньяга тыныч күңел белән киттеләр, – диде Екатерина Ивановна.
Бүгенге көндә ул үзе дә яшь әби. Оныкларының портфолиосын алып бара, анда аларның грамоталарын, фотографияләрен, рәсемнәрен туплый. Балалар үскәч әлеге җыентык аша бәхетле, матур балачаклары турында сөйләргә тели. Иренең һәм үзенең якыннарының биографиясен язып бара.
Ләкин аңа туганнарының гына түгел, авылдашларының да тормышы кызык. Аларны ул “Туганайлар” газетасы оештырган марафон кысаларында ача, ул анда инде ике тапкыр катнашкан. Беренче тапкыр социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битендә туган авылы, яраткан халык бәйрәмнәре турында очерклар бастыра, җирле халыкның көндәлек тормышын тасвирлый, аларның талантлары турында сөйли. Икенче тапкыр язылучыларны керәшен шагыйрьләренең шигырьләре белән таныштыра. Үзешчән авторларның да, танылган шәхесләрнең дә, мәсәлән, Луиза Янсуарның лирик әсәрләрен куя. Екатерина Яковлева постлары бик күп лайклар һәм комментарийлар җыя.
– Мин авылдашларыбызның туган ягыбыз матурлыгын чагылдырган шигырьләрен өйрәндем һәм аларны шигърият сөючеләр бәяләде. Мин марафонны авылыбызның өлкән кешесе Филипп Спатловтан башладым, ә аны минем укучым Лиана Аксакова белән тәмамларга булдым. Лиана балачактан ук кызыксынучан булуы белән аерылып тора, укуда да алдынгылыкны бирми, тырыш һәм актив укучы, – дип билгеләп үтте Екатерина Яковлева.
Аның өендәге иң борынгы әйбер – әнисе ягыннан 1905 елда туган әбисе теккән күлмәк. Димәк, инде аңа йөз елдан артык.
– Әнием аны бераз үзгәртеп текте һәм сандыгында саклады, мин аны шуннан алдым. Хәзер ул миндә саклана. Күлмәк – әбинеке, алъяпкыч – каенананыкы, йөрәгем үземнеке, – диде елмаеп язмабыз герое, керәшен милли киемнәреннән киенеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа