Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярослав Петрущенков: «Үз җазыкларыңны аңлау гына түгел, тәүбә итү дә кирәк»

Олы уразаны ничек тотарга?

Православие христианнарында Олы ураза башланды. Район газетасы хәбәрчесенең бу тема буенча сорауларына Питрәч чиркәү округы Благочинные Ярослав Петрущенков җавап бирде.

– Ярослав атакай, ураза кайчанга кадәр дәвам итә һәм аның мәгънәсе нидән гыйбарәт?

– Олы уразаны икенче төрле Изге кырык көн дип тә йөртәләр. Ул тулы җиде атна — 48 көн дәвам итә. Дөресен генә әйткәндә, бу алты атна Олы ураза һәм Азап атнасы, ул барлык христианнар өчен иң зур бәйрәм – Олы көн белән тәмамлана.

Ходай үзе Ветхий Заветта Израил халкының алган бар нәрсәләренең уннан бер өлешен Аллаһыга бирергә кушкан. Шуңа күрә ураза тотуыбыз да, елның уннан бер өлеше буларак, Аллаһыга багышланган корбан. Аның мәгънәсе шунда, аны Ходай белән аралашу вакыты итү һәм үзеңне, тәнеңне һәм җаныңны рухи чистарту өстендә эшләү.

– Ни өчен ураза Олы ураза дип атала?

– Чөнки бу вакытта без иң зур бәйрәмгә – Иисус Христосның үлгәннән терелеп торган көненә әзерләнә башлыйбыз. Кичерешү көненнән башлап кеше алдында булган гаебеңне һәм җазыкларыңны, башкаларны уйламыйча, үзең турында гына кайгыртып яшәгәнең өчен Ходай алдындагы гаебеңне танып тәүбәгә киләбез, ягъни Ходайдан кичерү сорыйбыз. Гөнаһларыңны аңлау, тану гына түгел, тәүбә итү, хак юлга басу да кирәк. Бу Олы уразаның төп бурычлары. Иисус Христос та 40 көн буе ураза тоткан, гыйбадәт кылган, аннары, шайтан вәсвәсәсен җиңгәч, аңа фәрештәләр килеп хезмәт итә башлыйлар, дип әйтелә.

Безнең төп бурыч устав буенча ураза тоту: хайван продуктларыннан тыелу, әмма бу да иң мөһиме түгел. Бу максатка ирешү өчен генә билгеләнгән бурычлар. Нинди максатлар? Теләк итү, тәнеңне тыю өчен артык ашаудан, эчүдән тыелу, күп сөйләшмәү.

– Ураза тотучыга нәрсә ашарга ярый, нәрсә ашарга ярамый?

– Уразада без барлык хайван продуктларыннан – ит, балык, сөт, сөт ризыкларыннан баш тартабыз. Аерым көннәрдә Чиркәү уставы кайнар пешкән ризыктан, үсемлек мае, шәрабтан тыелырга куша. Ләкин тыелган ризыкларны ашамау гына түгел, ә уразада ашарга ярый торган ризыкларны да артык туенганчы ашамау мөһим. Әмма без һәркемгә дин әһеленнән фатиха алырга киңәш итәбез, ул сезгә уразаны көчегездән килгәнчә тотуны тәкъдим итәчәк.

– Гомумән ураза вакытын ничек үткәрергә кирәк, ашауны чикләүдән башка нәрсә рөхсәт ителә һәм тыела?

– Ураза – ул үз-үзең өстендә эшләү вакыты, үзеңнең рухи тормышыңа игътибар итү. Тәнгә килгәндә, үзеңне ризыктан тыеп тору, шулай ук үзара ризалык буенча якынлык кылудан тыелып торырга кирәк. Вакытны дөрес итеп бүлү мөһим, күңел ачуларга бирешмәскә, ә үзеңне гыйбадәт кылуга, изге эшләргә багышларга кирәк. Келәүләргә йөрергә кирәк, алар бик үзенчәлекле һәм Олы уразаның төп мәгънәсе – тәүбәгә килүне якынайта. Андрей Критский канонын, Изге литургияне, Пассияне, Азап атнасы келәүләрен калдырмаска тырышыгыз. Христиан кешесенә ураза вакытында Аллаһыны онытып, тормыш ыгы-зыгысында яшәргә ярамый. Үзеңне Иисус Христосның үлгәннән терелеп торуына – Олы көнгә әзерләргә, күңелеңне чистартырга кирәк.

– Безнең районда сезнең күзәтүләрегез буенча ураза тотучылар күпме?

– Бик күп. Бу келәү вакытында күренә – гыйбадәтханәләрдә кешеләр аеруча күп җыела. Шулай ук күп кеше ничек итеп ураза тотуны башларга, моның өчен нәрсә эшләргә, дигән сораулар белән мөрәҗәгать итә. Әйе, бу кибет киштәләрендә дә күренә, анда уразада рөхсәт ителгән продуктлар күбрәк күренә, хәтта махсус язу белән дә. Әлбәттә бу күренеш сөендерә, чөнки күпләр рухи чистарынуны көтеп ала. Аллага Шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса