Яшүсмер машина урлаган, һәм берне генә дә түгел
Шәле авылында кешеләр бер-берсенә шулкадәр ышаналар, хәтта машиналарының ишекләрен дә бикләмиләр. Ләкин авыл халкының тынычлыгын 17 яшьлек яшүсмер боза, ул машина урлый башлый, мондый хәл берничә тапкыр кабатлана, моннан тыш ул велосипед та урлаган.
– Аны тоталар, электрон беләзек кидерәләр һәм аннан соң кире җибәрәләр. Җәза бирмәүләрен тоеп, ул кабаттан җинаятьләр кыла. Соңгы очракта чит кеше машинасы руле артына утырып, Әлкигә китә, аннары Сакуры аша Казанга Боровой Матюшино ягына китә. Анда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп ала, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. Ул халыкның бу хәлгә бик нык борчылуын билгеләп үтте. 17 яшьлек егетнең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торуы турында әйтте, әмма җирлек башлыгы сүзләренә караганда, бу бернәрсәне дә үзгәртми.
Ул, җитди чаралар күрергә кирәк, дип саный, чөнки яшүсмернең уенда ни булуын кем белсен. Ул узган елдан бирле машиналар урлау белән шөгыльләнә, шул вакыттан бирле шундый дүрт очрак булган. Егет читкә чыкмаска тиеш, суд булуын көтсә дә, күптән түгел тагын ике тапкыр машина урларга тырыша, өченчесе уңышсыз була.
– Хәзерге вакытта ул сак астында, җинаять эше кузгатылган, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы Шамил Фаткуллин.
Аның фикеренчә, бу очракта баланың тәртибенә гаилә хәле йогынты ясаган. Әтисе аннан күптән баш тарткан, ә әнисе башка районда яши. Малай әбисе тәрбиясендә калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia