Иҗат Наталья Колыхаловага авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә
Ул түгәрәкләр генә түгел, аерым вокалистлар җитәкчесе дә.
Наталья Колыхалова – Украинада туган, Дон казагы кызы 35 ел үзен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлый, шуларның 10 елы – безнең районда. Тормыштагы бернинди кыенлыклар да аны сәхнәдән баш тартырга, тамашачыга һәм яшь талантларга елмаюдан туктарга мәҗбүр итә алмый.
Фото героиняның шәхси архивыннан
Наталья Украинаның Кировоград өлкәсе Знаменка шәһәрендә туа. Ләкин һаваны агулаучы уран рудалары аркасында 1981 елда, Наташага алты яшь булганда, гаилә Ростов өлкәсенең Каменский районы Кече Каменка хуторына күченә. Наталья Дон җирендә үсә, иҗади сәләтләре дә елдан-ел арта. Кыз музыка мәктәбендә аккордеон классы буенча укый, биюләр белән мавыга, күп вакытын җирле клубта үткәрә, унынчы сыйныфта укыганда ук анда сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Аңа шунда ук 17 яшьтән 72 яшькә кадәрге 24 кешедән торган зур хор коллективын ышанып тапшыралар. Ягъни җырчыларның барысы да үз педагогларыннан олырак була, ләкин Натальяга һәрвакыт хөрмәт белән карыйлар. Аның иң тугрылыклы укучысы әтисе Александр Николаевич, ул үзлегеннән өйрәнгән музыкант була. Яшь чагында тынлы оркестрда трубада уйнаган, ул Наташаны биш яшендә аккордеонда уйнарга өйрәткән.
– Әти минем сәхнәдә чыгыш ясавымны тели иде. Миңа 500 сумга кыйммәтле немец аккордеоны сатып алды. Ул вакытта бу бик зур акча иде, миңа аның өчен хәтта машина да тәкъдим иттеләр. Музыка коралы авыр иде, 24 килограммлы, ләкин мин аны рәхәтләнеп үзем белән барлык концертларга да алып бара идем, – дип искә ала Наталья Александровна.
Ул мәдәният йортында эшләвен дәвам итсен өчен, аны Ростов мәдәният агарту училищесына читтән торып укырга җибәрәләр. 2003 елда “Хуторянка” рус җыры хоры халык исемен ала, ул хәзер дә эшли, тик ансамбль статусында. Ә бер елдан соң Наталья Александровнаны мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр, ул анда 11 ел эшли һәм алга таба да эшләгән булыр иде, ләкин тормышында көтелмәгән хәл була.
2014 елда күрше Украинада кораллы конфликт башлана. Колыхаловлар чик буеннан нибары 20 километр ераклыкта гына яшәгәннәр, һәм аларның тынычлыклары бетә. Исән-сау йоклап торсак иде дип йокларга ята торган булалар. Аларның хуторыннан биш чакрым ераклыкта дары заводы складлары була, шуңа күрә алар чын мәгънәсендә дары мичкәсендәге шикелле яшәгәннәр.
Барысының да борчылуын күреп, Наталья, китәргә кирәк, дигән карарга килә. Аның әнисе Екатерина Сергеевна һәрвакыт ике кызы бергә янәшә яшәсеннәр иде дип хыяллана – олысы күптән Казанга күчеп киткән була, һәм якыннарына да Татарстанга күченергә тәкъдим итә. Әтиәниләренең һәм аларның тыныч булмаган җирдәге йортына ниндидер могҗиза белән сатып алучылар табыла, һәм Колыхаловлар Питрәчтә торак сатып ала алалар, аңа кадәр Биектауда һәм Лаешта бик озак яшәр урын эзләгәннәр.
Үзең 35 ел яшәгән урынны калдырып китү, әлбәттә, зур стресс. Җырлап-биеп йөрерлек вакыт та түгел. Наталья Колыхалова хәтта эшчәнлек өлкәсен алыштырырга вакыт, дип уйлый.
– Мин 25 ел гомеремне багышлаган мәдәнияттән инде китәрмен, башка җиргә – сәүдә өлкәсенә, кошчылык фабрикасына эшкә барырмын дип әни белән дә киңәшләштем, - ди ул. Ләкин үз эшенә булган мәхәббәт бу каршылыкларны җиңә.
Наталья Александровна үзенең резюмесын бер өем Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм дипломнар белән мәдәният бүлегенә илтә, ләкин буш вакансияләр булмый. Шундый яхшы кандидатны кулдан ычкындырмау өчен, Наталья Александровнага Күн авылында “Яшь йөрәкләр” халык ансамблендә аккомпаниатор ставкасы бирәләр, бераз соңрак методик бүлек мөдире итеп күчерәләр.
«Сәхнәгә чыгып, тамашачыга рәхәтлек, шатлык китерү иң кыйммәтле әйбер. Ә минем яраткан балаларым сәхнәгә чыкканда, конкурсларда җиңгәндә, минем өчен бу зур горурлык».
Чараларның берсендә ул коллегасы Валентина Ямщикова белән таныша. Аларның тавышлары туры килә, бик яхшы җырлыйлар һәм бер айдан соң “Русская песня” республика конкурсында өченче урын алалар. Бу зур уңыш була. Шулай итеп, “Селяне” ансамблен булдыру идеясе туа. Аның составына Венера Пирожкова, Ирина Батурина, Илнур Хәлимов, Азат Шиһапов, Роза Шәмсетдинова, Елена Корябина керә. Репертуарында татар, керәшен һәм рус халык җырлары булган күпмилләтле коллектив барлыкка килә. Бу елның көзендә “Селяне”га ун ел була. Үзләренең юбилеен алар сольный концерт белән билгеләп үтәргә планлаштыралар. Ансамбльнең юлдашлары бар – “Домисолька” һәм “Кнопочки” балалар коллективлары. Алар җырлыйлар, халык уен коралларында уйныйлар һәм кашыклар белән музыкаль номерлар куялар. Балалар Наталья Колыхалова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. “Игелек атнасы” кысаларында “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләрне үзләренең сәнгате белән сөендерергә әзерләнәләр, анда ул музыка укытучысы булып эшли.
2023 ел. “Селяне”ансамбле Яшел Үзәндә “Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Наталья Колыхалова уңнан беренче. / Фото ансамбль архивыннан
Ул түгәрәкләр җитәкчесе генә түгел, аерым вокалистлар җитәкчесе дә. “Йолдызлык” җиңүчесе һәм Шаляпин премиясе иясе Роберт Миңнуллин – аның укучысы. Наталья Александровна аның сигезенче класста укыганда, тавышы үзгәргән вакытта килүен хәтерли, аның әнисе Лариса Казбековна да шаяртып: “Безнең гаиләдән музыкантлар җитәр инде!” ди. Роберт вокал белән бик рәхәтләнеп шөгыльләнә, ләкин пешекчегә укырга керергә җыена.
– Мин аның тавышы яхшы булуын, вокал сәләтләрен күрдем. Без аның белән сөйләштек, үгетләдек. Генетиканың үзенекен алуына мин бик шат. Хәзер Роберт Казан консерваториясендә укый, – ди Наталья Колыхалова.
Ул аны зур киләчәк көтә дип ышана. Аңа “Голос” шоуына гариза бирергә тәкъдим итә.
Әлегә Робертның уңышы – аның остаз буларак иң ачык казанышы. Шундый ук тырышлык белән ул бүген башка балаларга да үз-үзләренә ышанырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итә. Яшь йолдызлары турында җылылык белән сөйли. Мәсәлән, 9 яшьлек Сәидә Гыйләҗева вокал белән шөгыльләнү өчен 1 Майдан, ә 13 яшьлек Милана Колайдан килә. Кичә Наталья Александровна “Бәллүр туфли” республика конкурсына Ралина Гаязованы татар биюе белән һәм Июстина Хромцованы рус җыры белән алып барды.
Блиц-сораштыру
Хобби: Әни белән Щучье күлендә балык тоту.
Яраткан бәйрәме: Җиңү көне.
Һөнәри хыялы: “Селяне” белән Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка конкурска бару. Һәм тагын, үземне карт әби итеп күз алдына китерәм һәм үземнең укучыларымның зур уңышларга ирешүен, мине үзләренең сольный концертына чакырып, сәхнәдән кайчандыр миндә укулары турында әйтүләрен телим.
Һөнәр сайлауда төп рольне уйнаган кеше: Минем әти.
Гаиләдә кем сезнең юлдан китте: Минем балаларым – улым һәм кызым – иҗади кешеләр, әмма башка һөнәрләр сайладылар. Олы оныгым Ева рәсем ясау белән мавыга, сәнгать мәктәбенә йөри. Кече оныгым Анна балалар бакчасында барлык концертларда җырлый, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
Сезнең иҗаттагы девиз: “Һәр яңалык – яхшы онытылган иске нәрсә!” Ләкин һәрвакытта да түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа