Җиде авылда бәкедә суга чумлап булачак
Православие христианнары 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Качмануның төп үзенчәлеге - суны аруландыру.
Аруландырылган суның шифасы бик зур, христианнар элек-электән тәннәрне һәм җаннарны дәвалау өчен файдаланган.
Руханилар әйтүенчә, бәкегә суга чумлау - һәр кешенең үз теләге белән башкарыла, качману купеле ел саен кешене күбрәк җәлеп итә үзенә. Безнең районда качмануда су коену өчен махсус урыннар җиһазландырылган. Бу, беренче чиратта, кешеләр куркынычсызлыгы өчен кирәк. Пановка, Керәшен Сәрдәсе, Аркатау, Көек, Иске Кощак, Олы Дүртөйле һәм Рус Казысы авылларында бозлы суда коенып булачак. Монда полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia