Җиде яшькә кадәрге балалар хәзер электричкаларда бушлай йөри ала
Бу хакта РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон бүгенге көннән үз көченә керә.
Ташламаны алу өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк.
Володин искәртеп узганча, закон кабул ителгәнче Россиянең 48 субъектында гына биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен өлешчә түләү каралган иде. Аларга гамәлдәге тарифның 50 процентыннан 75 процентына кадәр ташлама бирелгән.
Җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда бушлай йөртү турындагы документны элегрәк РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа