Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике айда үзен күрсәтеп өлгергән

Александрлар бар да батыр була ахры. Без тарих дәреслекләреннән укып, нәфис фильмнардан күреп белгән тарихи шәхесләр полководецлар Александр Невский, Александр Македонский, Бөек Ватан сугышында дошман пулеметын күкрәге белән каплаган Александр Матросов... Шулар янына бүгенге көн героен - яшь солдат Александр Матросовны янәшә куярга мөмкин.

Әле армия сафларына быел гына - язгы чакырылышта алынган Александр инде үзен күрсәтергә дә өлгергән. Ул XXVII Җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү вакытында җинаятьчене тоткарлый. Аңа кыюлыгы, шәхси казанышлары, аңлы инициативасы, аерылып торуы өчен командованиесе рәхмәт белдерә. Ул гына да түгел, рядовой Александр Матросовның әти-әнисен дә тантанага чакыралар.
- Грамота тапшыру тантанасына безне чакырганнарына бик тә күңелебез булды. Улыбыз Татарстанда хезмәт итә. Универсиада алды көннәрендә аларны Казанга алып килделәр. Алар Казан халкының тынычлыгын, җәмәгать тәртибен саклап торган. Улыбызның кыюлыгы өчен без бик сөенәбез, билгеле, - диде солдат әнисе.
Егет кече яшьтән үк үз өстендә эшли, дияр идем. Ул "Форпост" яшьләр хәрәкәтеннең актив әгъзасы, төрле чараларда теләп катнаша. Велоярышларда да алдынгы урыннарны яулый. Районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Мәдәният йортында патриотик темага үткәрелгән чараларда аларның "Форпост" төркеме гел аягөсте торып, тәртипне күзәтеп торуларын минем дә күргәнем бар.
Армиягә китәр чаклары җиткәч, аңа хәрби комиссар Владимир Гузич эчке гаскәрләрдә хезмәт итәргә киңәш итә. Шулай итеп Александр Татарстанда хезмәт итәргә кала. Ул патруль-пост
хезмәтен үти.
Аның турында 1 нче мәктәп укытучылары да, мәктәп укучылары да яхшы фикердә генә. Мәсәлән, укытучы Тамара Додосова аны тыйнак, намуслы, тәртипле итеп сурәтли Ә укучы Альберт Хаммадиев яхшы иптәш, башкалардан бер ни белән аерылып тормавын әйтә.Яхшы егетнең кызы булмый калмый. Аны да сөйгәне туган иленә тугры хезмәт итүенә сөенеп, кайтканын көтеп алачак. Ә бу солдатны тагын да тырышып хезмәт итәргә этәрә, аңа көч бирә.
Бер ел хезмәт вакыты сизелми үтәр дә китәр, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса