Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илһам Кашапов: "Безнең бурыч – тарихны саклап калу, аны үстерү һәм балаларыбызга тапшыру"

Район башлыгы мәдәни һәйкәлләрне саклау, якташлар истәлеген мәңгеләштерү, тарих мәсьәләләре буенча инициативаларга һәрвакыт зур игътибар бирә.

Кеше үз тарихын белергә, тамырларын истә тотарга тиеш. Бу мәгълүматка ия булмаган килеш, киләчәк юк, үсеш юк. Ата-бабаларыбызның зирәклеге теге яки бу карарны кабул иткәндә һәрчак бик урынлы була. Бу юл буенча безнең республика яши һәм үсә. Безнең планнар да зур. Узган ел без Шәле авылының борынгы мәчетен төзекләндерү мәсьәләсенә җитди тотындык. Планда шулай ук бу торак пунктта авыл туризмын үстерү каралган. Якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирәбез. Аерым алганда, соңгы елда 17 нче гасыр суфый шагыйре Мәүлә Колыйның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча зур эш башкарылды. Аның исеме белән бәйле планнар зур. Бу - аның туган авылында стела төзү, туган якны өйрәнү музее оештыру һәм башкалар. Без ветераннарыбыз, танылган якташларыбыз, геройларыбыз белән бик горурланабыз. Безнең бурыч – тарихны саклап калу, аны үстерү һәм балаларыбызга – Питрәч районының киләчәк буынына тапшыру", - дип үз фикерен белдерде Илһам Миңнеханович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса