Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов: «Коррупцияне уртак көч белән генә җиңәргә мөмкин»

Бүген, 9 декабрьдә, бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Безнең районда бу глобаль проблема торышын белдек

Хәбәрчебез Люция Сираҗиева район башлыгы, коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе Илһам Кашапов белән әңгәмә корды.

- Илһам Миңнеханович, сүзебезне төп сораудан башлыйк. Сез ничек уйлыйсыз, коррупцияне җиңеп буламы?

- Коррупциянең 20 гасырдан артык тарихы бар һәм әлегә эшчәнлекнең бер генә өлкәсе дә коррупциядән азат түгел. Әмма аның белән көрәшергә була һәм көрәшергә кирәк тә.

Социологик  тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында 2010-2019 елларда коррупцион  күренешләр  21 проценттан 8,5 процентка кадәр кимеде. Димәк, аңа каршы торуның мәгънәсе бар. Бу эштә ачыклык һәм хәбәрдарлык – коррупциянең иң явыз дошманнары ярдәм итәр дип саныйм. Без хокук саклау органнары, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында комиссия утырышларын ачыктан-ачык үткәрәбез. Муниципаль хезмәткәрләр, җирлек башлыклары, депутатлар арасында коррупцион күренешләрне   тикшерәбез һәм конкрет чаралар күрәбез. Кайчагында  шактый кырыс  чаралар күрелә -  ышанычны югалтып, эштән азат итүгә кадәр. Болар барысы да массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелә, шулай ук барлык мәгълүмат районның рәсми сайтында басылып чыга.

- Районда муниципаль хезмәткәрләр белән дә, төрле өлкә хезмәткәрләре белән дә коррупцияне кисәтү буенча зур профилактик эш алып барыла. Шулай да коррупцион хокук бозуларга юл куела. Бу нәрсә белән бәйле?

- Укыту семинарлары һәм консультацияләренә карамастан, муниципаль хезмәткәрләр кайвакыт бик җитди хаталарга юл куя. Алар керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат биргәндә килеп чыга. Банктагы счетларны, аерым керемнәрне яки милекне күрсәтергә оныталар. Шул сәбәпле, 2020 елда 9 хезмәткәр, шулай ук 1 хезмәткәр мәнфәгатьләр конфликтын җайга салмаган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды.  8 муниципаль учреждение җитәкчеләре дә шундый ук хокук бозуларга юл куйды. Аларга да дисциплинар  җәза күрелде.

- Шушы көннәрдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Дмитрий Козлов матбугатта төрле өлкәләрдәге коррупция турында сөйләде. Ул хәтта катлаулы вакытта да документларны, рөхсәтләрне килештергән өчен акча таләп итүләрен билгеләп үтте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренең балалар лагерыннан  лагерьны ачуга  рөхсәт  өчен акча таләп итүен мисал итеп китерде.
Безнең районда коррупция җинаятьләре буенча статистика нинди?

- Мондый очраклар булуы бик кызганыч. Мондый җинаятьчел адым ясаганчы, балагызның киләчәге турында уйласагыз яхшырак булыр. Коррупцион җинаять кылып,  сез үзегезнең генә түгел, якыннарыгызның да тормышына зыян китерергә   мөмкинсез.

Законнар тарафыннан катгый чаралар күрелсә дә, кызганыч, бездә ришвәт алу фактлары бар. 2020 елда районда ришвәтләр буенча 5 җинаять эше кузгатылган. Биредә гражданнар тарафыннан "көнкүреш" коррупциясе дә бар. Шуңа күрә гражданнар үзләрендә  коррупциянең теләсә нинди чагылышына каршы торучанлык сыйфаты тәрбияләргә тиеш. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә чиновникларның халык белән турыдан-туры элемтәләрен булдырмас өчен күп эш башкарылды инде. Күпфункцияле үзәк тарафыннан шундый 205 төр хезмәт күрсәтелә.

Әмма төрле юлларны тапмый калмыйлар. Мәсәлән, районда бирелгән грантны КФХ башлыгының билгеләнгәнчә кулланмау факты ачыкланды. Ул акчаларын мөгезле эре терлек симертү буенча гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә юнәлдерергә тиеш иде. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Грант алучыларның йөкләмәләренең үтәлешен һәр этапта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  без контрольдә тотабыз. Субсидия алучыларга төрле мошенниклык схемаларын куллануга юл куярга ярамый. Иртәме-соңмы барысы да ачыклана, шул вакытта аларны иң күңелсез нәтиҗәләр көтә.

- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә муниципаль хезмәткәрләр, укытучылар, табиблар, финансистлар, эшмәкәрләр, мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм укучылар белән күп кенә профилактик чаралар үткәрү планлаштырылган. Бу чаралар җитәрлекме? Бу афәтне бетерү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк?

- Иң мөһиме, һәркем законнарны үтәргә тиеш. Барлык звено җитәкчеләре, депутатлар, халык ышанычлылары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үзләрен тиешенчә тотарга һәм шуның белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Хакимияткә ышанычны шулай гына яулап була. Әмма гражданнарга да законны үтәргә кирәк.

Уртак көч белән генә җәмгыятьтә коррупцион күренешләрне бетерүгә ирешергә мөмкин, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса