Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илһам Кашапов мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең эшегез бик мөһим, чөнки нәкъ менә сезнең ярдәм белән Питрәч районының мәдәни мирасы саклана һәм арта. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә,
музейларда, балалар сәнгать мәктәбендә тормыш кайный. Сез барлык конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашасыз, балаларга уңышларга ирешергә булышасыз, ә без барлык казанышлар өчен чын күңелдән шатланабыз.
Сезнең һөнәр вәкилләре – үз эшен яратучы һәм гадәти булмаган кешеләр. Чөнки сезгә башкалар ял иткән вакытта эшләргә туры килә. Сез кешеләргә шатлык һәм матур хисләр бүләк итәсез. Нәкъ менә шуңа күрә күп кенә бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр традициягә әйләнде һәм балалар, яшьләр, өлкән
буын кешеләре арасында зур популярлык казанды. Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез һәм кешеләргә бәхет һәм күңел күтәренкелеге бүләк итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Сезгә илһам, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса