Илһам Кашапов район газетасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады
Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Хәзерге заманда тормышыбызны газеталардан башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки сез район халкына вакыйгалар турында хәбәр итәсез, район газетасы битләрендә аңлату эшләре алып барасыз, барлык вакыйгаларга объектив бәя бирәсез.
Узган ел безнең барыбыз өчен дә җиңел булмады. Нәкъ менә сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә питрәчлеләр коронавирус инфекциясе пандемиясе, чикләү чаралары турында үз вакытында хәбәрләр укыдылар. Табибларның ничек эшләве, халыкка нинди ярдәм күрсәтелүе, әлеге куркыныч чирдән саклану өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында даими язып тордыгыз. Район газетасының барлык хезмәткәрләренә дә барлык фактларны дөрес итеп яктыртып баруыгыз, укучыларда уңай фикерләр тудыруыгыз өчен, катлаулы чорда барлык авырлыкларны кичерүдә ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Нәкъ менә сезнең кешеләр белән актив аралашуыгыз, хакимият органнары белән даими хезмәттәшлек итүегез, сезнең игътибарлыгыгыз, сизгерлегегез һәм кызыксынуыгыз ярдәмендә куелган максатларга ирешәбез. Район халкы үзгәртеп кору процессларына бик теләп кушыла. Үзара салым буенча позицияне генә алыйк. Монда сезнең катнашуыгыз әлеге актуаль мәсьәләне уңай хәл итүдә зур роль уйнады. Сезгә барлык хәлне объектив бәяли белүегез һәм аны матбугатта дөрес итеп җиткерә белүегез өчен рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле дуслар! Яңа ел сезне Питрәч җиренең тарихын һәм мәдәниятен, аның табигый байлыкларын һәм бу төбәктә яшәүче шәхесләрне ачучы яңа иҗади проектларга рухландырыр, дип ышанып калам.
Намуслы хезмәтегез, үз бурычыгызга җаваплы каравыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Ветераннарга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең тәҗрибә - ул осталык һәм зирәклек чыганагы, алардан башка алга бару мөмкин түгел. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм илһам, гаиләләрегезгә иминлек, районыбыз, республика иминлеге өчен барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia