Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илһам Кашапов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу көнне без сезнең авыр, шул ук вакытта куркыныч хезмәтегезгә хөрмәт, көндез дә, төнлә дә район халкының иминлеген һәм тынычлыгын
тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәбез!

Җинаятьчелеккә каршы көрәшеп, сез безне яклыйсыз, моның белән югары эшлеклелек сыйфатлары гына күрсәтеп калмыйча, ә иң яхшы кешелеклелек гамәлләре дә кыласыз. Киләчәктә дә һөнәрегезгә тугры калуыгызны телим, кыюлыгыгыз һәм җаваплыгыгыз сезгә барлык сынауларны җиңәргә һәм яңа уңышларга ирешергә ярдәм итсен.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, халыкка һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса