Илһам Кашапов Луганск республикасында яшәүче малайның яңа ел теләген үтәячәк
Бу хакта ул үзенең телеграмма-каналында хәбәр итте.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Луганск республикасының Рубежное шәһәрендә яшәүче малайның яңа ел теләген үтәячәк.
«Хезмәттәшләребез белән бергә «Теләкләр чыршысы» республика акциясендә катнашабыз. Луганскның Рубежное шәһәрендә яшәүче Макар исемле малайның теләген үтибез. Ул Кыш Бабайдан смарт-сәгать сорый һәм тиздән аның теләге үтәләчәк. Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза көтә һәм бу эштә катнашу зур бәхет», – дип уртаклашты Илһам Миңнеханович.
Яхшы гамәлләр кылырга теләгән һәркем авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләрен үти алачак. Катнашу өчен заявканы рәсми сайтта калдырырга мөмкин. Акция 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа