Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илһам Кашапов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сәламәтлек – төп байлык, аннан башка беркемнең дә бәхетле һәм тулы тормышы була алмый, шуңа күрә сезнең хезмәтегез һәрвакыт кирәкле һәм хөрмәтле булды һәм шулай булып кала да.

Сез гомерегезне авыр, җаваплы, әмма җәмгыятьтә иң мөһим һөнәр белән бәйләгәнсез. Ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез сез авырулар турында кайгыртасыз, гомерләрне саклап каласыз, кешеләргә ашыгыч һәм кирәкле ярдәм күрсәтәсез.

Сәламәтлек саклауга күп ел гомерләрен биреп, хәзер лаеклы ялда булган медицина ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.

Районның барлык медицина хезмәткәрләренә һөнәриуңышлар һәм сез көн саен кешеләргә биргән тормыш байлыклары – сәламәтлек, шатлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса