Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов Питрәч районында коммуналь инфраструктура үсеше турында сөйләде

Район башлыгы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясады

«2022 ел нәтиҗәләре буенча район республикада торак тапшыру күләме буенча алдынгы урында тора, бер елда 239 834 м2 файдалануга тапшырылды, план 120%ка үтәлде. Торак төзелешенең югары күләме халыкның сизелерлек артуы белән бергә бара. Соңгы 10 елда район халкы саны икеләтә артты (үсеш 113,8% тәшкил итте)»,- дип башлады докладын район башлыгы.

Торак төзелешенең югары темплары, халык саны арту, бизнесны үстерү районның инженерлык инфраструктурасына, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына зур йөкләнеш тудыра.

Халык, Питрәч районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында "Питрәч коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиесе төзелде. Бүгенге көндә МУП 42 торак пунктны су белән тәэмин итә. 2023 елга тагын 6 торак пунктны хезмәткә алу планлаштырыла.

Шулай ук Илһам Кашапов авылларда урнашкан күп фатирлы йортлардан сыек-көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсенең мөһимлеге турында билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса