Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов православ питрәчлеләрне Пасха бәйрәме белән котлады

Кадерле питрәчлеләр, православие динен тотучылар! Бәйрәм белән, Олы көн белән!

Олы көн мәхәббәт һәм татулыкны гәүдәләндерә, традицион рухи кыйммәтләр нигезендә берләштерә, яхшы гамәлләрне камилләштерүгә, шәфкатьлелеккә һәм изгелеккә этәрә. Дингә ышанучылар һәр елны яңа датага туры килгән шундый әһәмиятле вакыйганың килүен сагынып көтәләр.
Хәтта бүген дә, авыр вакытларда да, бу бәйрәм безгә ышаныч, ныклы таяныч һәм мәхәббәт бүләк итә. Сезгә туганнарыгызның һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәргә, йортларыгызда үзара аңлашу һәм тынычлык булуын телим. Бәйрәм барыбызга да сәламәтлек, бәхет, якты өмет-хыяллар алып килсен, ә иртәгәсе көнгә ышаныч барлык авырлыклардан арындырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X