Илһам Кашапов район тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезгә намуслы хезмәтегез, үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сабыйның беренче җитди адымнары балалар бакчасыннан башлана. Нәкъ менә монда ул яшьтәшләре һәм олылар белән аралашырга өйрәнә, беренче күнекмәләрне үзләштерә, үсә. Аның ничек үсүе күбесенчә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең белеменә, тәҗрибәсенә, мәхәббәтенә һәм түземлегенә бәйле: тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, музыка җитәкчеләре, укытучылар һәм башкалар.
Питрәч районында 16 балалар бакчасы эшли, аларга 2750 бала йөри. Һәркайсында бөтен күңелен биреп эшләүче, балаларга җылылык бүләк итүче һәм кайгыртучан коллектив бар.
Һөнәри осталыгыгыз, күңел байлыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, иҗади идеяларыгыз тормышка ашсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia