Илһам Кашапов Россия Студентлар көне белән котлады
Бәйрәм уңаеннан район җитәкчесе үзенең телеграм-каналында студент елларыннан фотолар урнаштырды
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларны Россия Студентлар көне белән тәбрик итте.
«Барыгызга да күңел яшьлеген, иҗат шатлыгын, тормышка гашыйк булуны саклап калуыгызны телим! Сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, тугры дуслар һәм барлык башлангычларда уңышлар!», – дип язган Кашапов фото астына.
Россия Студентлар көне - аны тагын Татьяна көне дип тә атыйлар – ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа