Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары, олы йөрәкле кешеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез үзегезне изге эшкә – авыр тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүгә багышладыгыз.

Бу көн сезгә игелеклелегегез һәм мәрхәмәтлегегез, шәфкатьлелек, сабырлык, тырышлык, ярдәмегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүгә тагын бер сәбәп.

Бүген Питрәч районында 39 социаль хезмәткәр 335 кешегә ярдәм күрсәтә. Районда “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге уңышлы эшли, анда тәҗрибәле белгечләр, мөдирләр һәм шәфкать туташлары хезмәт куя. Сез булганда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр киләчәккә өметен һәм ышанычын югалтмый. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим. Кешеләргә күрсәткән кайгыртуыгыз үзегезгә дә яхшылык белән әйләнеп кайтсын! И

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X