Илшат Сафин: Тревога сигналы буенча санаулы минутлар эчендә чыгабыз
Бу шимбәдә РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешуының 5 еллыгын билгеләп үтә.
Көч структурасына ведомстводан тыш сак хезмәте керә. Бәйрәм алдыннан безнең хәбәрчебез Люция Сираҗиева “Россия Федерациясе милли гвардиясенең ведомстводан тыш сак идарәсе” федераль дәүләт казна учреждениесенең ТР буенча филиалының Питрәч районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Илдар Сафиннан интервью алды.
- Илдар Шамилевич, белгәнемчә, ведомстводан тыш сак хезмәте күпкә алдан оештырылган?
- Дөрес. Ведомстводан тыш сак 70 елга якын республика гражданнарының иминлеген саклау сагында тора, ә аның бүлекчәләре барлык зур шәһәрләрдә һәм торак пунктларда эшли. Шул ук вакытта ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кергәннән соң шәхси составка өстәмә функцияләр йөкләнде.
- Сезнең бүлекчәдә күпме хезмәткәр эшли һәм аларның вазифаларына нәрсә керә?
- Бездә 30 кеше эшли. Без мөлкәтне саклау, яшәешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы сакланышы буенча мөһим бурычларны үтибез. Алар арасында хакимият бинасы, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башкалар бар. Шулай ук аеруча мөһим һәм режимлы объектларны саклау буенча эш алып барабыз. Объектларда сак, янгын сагы һәм тревога сигнализациясе эшләү турында хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирүне тәэмин итәбез. Патрульлек маршрутында җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашабыз.
- Сез ничә объектны саклыйсыз?
- Хәзерге вакытта ведомстводан тыш сак астында 148 объект һәм 124 фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары тора. Заманча технологияләр кертү һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру аркасында инде дистә елдан артык урлауларга юл куелмый. Көн саен, тәүлек буе эшли торган режимда, 1 мобиль тоткарлау бригадасы чыгарыла. Заманча технологияләр куллану, маршрутны дөрес төзү хисабына ведомстводан тыш сак экипажы тревога сигналына санаулы минутлар эчендә килә. Калган вакытта алар Питрәч авылы урамнарында патрульлек итә.
- Тревога сигналлары буенча еш чыгарга туры киләме?
- 2020 елда гына да тоткарлау төркеме 360 тапкыр үзәкләштерелгән сак пунктларына һәм 24 тапкыр эчке эшләр органының кизү частенә кергән тревога сигналлары буенча чыкты. Пунктка зур вәкаләтләре һәм югары әзерлек дәрәҗәсе булган Росгвардиянең кораллы һәм экипажлы хезмәткәрләре килә.
Патрульлек итү барышында узган ел 3 җинаять ачыкланган, алар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Алар арасында талау, үтерү белән янау, исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү очраклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа