Иман уку яки теләк итү
Теләк итү христиан кешесе өчен бик зур җәшерек. Иман уку белән теләк итүнең аермасы бик зур.
Һәр иманны без укып чыга алабыз. Ә менә теләк итәр өчен бик зур көч, түземлек кирәк. Теләк итү ул - Ходай белән сөйләшү, уй-хисләреңне йөрәк аша җиткерү. Хәзерге вакытта кеше бер ярдәмсез, үзе генә теләк итә алмый.
Бик авыр азапларга түзеп, үзләрен корманга биргән изгеләрнең иманнары аша без теләк итә алабыз. Шул иманнары аша алар көч һәм дәрт алып торганнар. Ходай аларның иткән теләкләрен ишетеп, Святый Тын иңдереп, булышып торган. Шундый түземлекләре өчен аларда теләк итү хисе уянган. Хәзерге вакытта безнең дә теләк итәр өчен куелган урыныбыз бар. Ул безнең бик авырлыклар белән җиткерелә торган чиркәүләребез. Анда без иман укып, теләк итәр өчен җыелабыз. Безгә күбрәк Ходайдан теләк итү уен сорарга, юк-бар нәрсә сорап, вакытыгызны бушка үткәрмәс өчен бик тырышырга кирәк. Ходай тырышлыкны күреп, Үзе безгә булышыр.
Христиан кешесе иң беренче Ходайны даннарга өйрәнергә тиеш, бары "Эй, Ходаем, Иисус Христос, мин җазыклыны җарлыкка" дип сорасак, калганын ул үзе бирер.
Минем уйлавымча, безгә гади булырга кирәк. Гадилек ул "килешү" дигәнне аңлата түгелме? Безне теләк итәргә беркем дә өйрәтә алмый. Ходайның куйган боерыклары аша, Аның сүзен тыңлап, тыйнаклыкка өйрәнсәк кенә булдыра алырбыз. Әгәр дә кеше үзенең ялгышлыкларын, җазыкларын күрергә өйрәнсә, теләк итү уе җиңел бирелә. Хәзер теләгән кешегә теләк итәргә өйрәнер өчен, чиркәүләрдә иман китаплары сатыла. Ул иртәнге, кичке теләкләр, каноннар, псаломнар һәм башкалар. Теләк итәргә мөмкин өйдә дә. Һәр христианның өендә тәре алды бар. Аны каплап куеп, буш тотарга ярамый. Шул тәре алдына килеп, "Ышанамын" иманын әйтеп алсак та, бик зур файда. Чөнки бу иманны Иисус Христос укучыларына "Ничек итеп теләк итик?", - дип сорагач, шуны өйрәткән. Бу Иисус Христосның Атасына әйткән иң беренче теләге булган. Теләк итү хисен уяту өчен безгә Изге кешеләрнең тормышларын белергә кирәк, Изге Ана Марияның да Улы Иисус Христоска теләк итеп, тәне белән күккә алынуын без инде укып беләбез. Чын күңелдән әйткән теләкне Ходай ишетә.
Әгәр дә теләк итеп, тиешлене алыйк дисәк, чиркәүләргә юл тотыйк. Ходай бездән матур сүзләр әйтүебезне сорамый, бары чиста күңелле булуыбызны тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа