Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инде мәчеткә кул сузалар

Барыгызга мәгълүмдер, 15 ноябрьдә мәчетне (Аллаһу Тәгаләнең ифты) таладылар. Питрәч мәчетенең сәдака савытын каерып, сәдаканы алып киткәннәр.

Ә менә безнекеләр алардан да уздырган гыйбадәт кыласы урынга, мәчетне ачып, магнитола, электр май җылыткычы, ике килограмм конфетны, ике килограмм печеньены һәм 15-20 сум вак акчаларны алганнар. Менә нинди батырлык эшләгәннәр! Бу мәхлукларны "террорчы" дип әйтергә була. Террорчының дине һәм милләте, шулай ук кешелек сыйфатлары юк. Аллага шөкер, мәчетебездә бөтен уңайлыклар бар. Мәдрәсә эшли. Тәһарәт алырга җылы суы килеп тора. Дини бәйрәмнәр уздыру өчен бөтен уңайлыклар бар. Зиратыбыз тәртиптә. Күмү-җирләү өчен бөтен әйберләребез бар. Агач материаллары бар.
Аллаһу Тәгаләгә шөкер итеп мәчетебездә гыйбадәт кенә кылырга кирәк. Без бу фани дөньяда кече җәннәт кичерәбез, җәмәгать. Илебездә тыныч, өйләребездә газ, электр, су бар. Пенсияләрне өебезгә китереп бирәләр. Авылыбызда аяк атлаган саен кибет.
Аллаһу Тәгаләбезгә шушы тормышны бүләк иткән өчен рәхмәтебез шул мени? Ә бит җомга намазына мәчеткә килү һәр иргә фарыз. Менә бабайлар улларына һәм оныкларына нинди үрнәк күрсәтәләр. Мәчетне җәзалый торган урын дип саныйлар. Менә нәтиҗәсе. Бу мәхлукның бабасы, атасы бар бит. Кыямәт көнендә бабай да, ата да бу мәхлук өчен җавап тотачак.
Инде мәчет талаучылар барлыкка килгәч, киләчәгебез ничек булыр икән?
Мөхтәрәм җәмәгать, бу афәткә барыбыз гаепле. Мәчеткә йөрмәвегезнең сәбәбе шул.
Бәлки, мәчетне талаган кеше "Кызык иттем Галимҗан хәзрәтне, полиция чакырса да, таба алмады", - дияр. Аллаһы Тәгалә күрүче һәм хөкем итүче. Бу адәмнең киләчәге нинди булыр икән? Аллага шөкер, булышчыбыз бар. Рафил Ришат улы Шәмсетдинов. "Хәзрәт, кайгырма, булышырбыз", - диде. Безгә бу кешене Аллаһу Тәгаләбез җибәрде. Безнең кылган догаларыбыз аңа фани дөньяда да, ахирәттә дә юлдаш булсын. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса