Интернет вакытны юкка әрәм итмәскә ярдәм итә
Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне дәвам итә. Моның өчен паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Гариза бирү һәм интернет аша мәгълүмат алу өстенлекләре нидән гыйбарәт соң?
Монда гражданнарга дәүләт хезмәтләре мәгълүмат-белешмә эше юнәлеше буенча бирелә, хөкем ителүнең булу яки булмавы, җинаять эзәрлекләве һәм аның бетерелүе турында белешмәләр бирү каралган, шулай ук дактилоскопик теркәү үтүгә дә языларгы була. Күрсәтелә торган барлык дәүләт хезмәтләре турында белү өчен гражданнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенә (Питрәч авылы, Мелиораторлар урамы, 40 йорт), күп функцияле үзәккә (Питрәч, Гагарин урамы, 46 йорт, телефон: 3-01-27) яки дәүләт хезмәтләре Интернет-порталы аша мөрәҗәгать итә алалар.
Электрон рәвештә гариза бирү дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытын киметә, кешегә аның гаризасы буенча эшнең һәр этабы турында хәбәр итә. Шулай ук гариза биргәндә дәүләт һәм муниципаль оешмаларга һәм учреждениеләргә шәхсән мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк, шул рәвешле, кеше үз вакытын экономияли. Моннан тыш, коррупция һәм административ киртәләр кими.
Дәүләт хезмәтләре Интернет-порталында теркәлү өчен шәхесне раслау алымнарының берсен сайларга кирәк. Моны Россия Почтасы аша яки Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә яисә инде күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп эшләргә була.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенә мәгълүмати үзәк юнәлеше буенча 2018 елда барлыгы 607 кеше мөрәҗәгать иткән, 2019 елның гыйнварында – 146, узган елның шул ук чорында – 20 кеше мөрәҗәгать иткән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia