Җиңү Парады репетициясе аркасында Казан үзәгендә берничә урам ябылачак
Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.
Казан Башкарма комитеты карары нигезендә иртәгә, 7 майда, Җиңү Парады репитициясе аркасында 16.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Татарстан башкаласы үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Чикләүләр кагылачак:
- Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);
- Кремль яр буе урамы;
- Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан С. Хәким урамына кадәр);
- Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
- Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
- Уң як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр);
- Сул як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр);
- цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл
Казан Дәүләт автоинспекциясе гражданнардан чикләүләрне исәпкә алып маршрутны алдан планлаштыруларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа