Йолдызлар питрәчлеләргә ни вәгъдә итә?
19–25 сентябрьгә йолдызнамә
Кучкар (21.03 – 20.04) Плансыз-нисез эшли һәм яши торган бер кеше белән якыннан танышып, бу дөньяда шулай рәхәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килерсез. Күңелегезнең хисле чагы: көтмәгәндә генә гашыйк булып куярсыз. Эштә әйбәт яңалыклар ишетерсез.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Соңгы вакытларда шактый зур кыенлыклар аша узарга туры килдеме? Аларны онытып, иркен сулап куяр чак. Җилдән килгән җилгә китәр, дигән гыйбарәне искә төшерерсез.
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, бер хәбәр ишетеп, хәйран калырсыз. Гаиләгездә бик бәхетле мизгелләр кичерерсез. Атна ахырында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга шаһитына әйләнерсез.
Кысла (22.06 – 22.07) Сезгә үзегезнең кечкенә генә кабырчыгыгызда яшәве ошый. Шулаймы? Ләкин бу атнада аннан чыгарга туры килер. Борчыласы юк: бик уңышлы булачак ул. Кирәкле кешеләр белән якынаеп китү генә ни тора!
Арыслан (23.07 – 23.08) Сөйкемлелегез тагын да артыр. Ә бу моңарчы һаман «киреләнеп» торган эшләрегезнең, ниһаять, көйләнеп китүенә китерер. Атна ахырында рәхәтләнеп күңел ачу өчен әйбәт кенә форсат чыгар.
Кыз (24.08 – 22.09) Дусларыгыз арасыннан берсе күңелегезне күтәреп җибәрердәй хәбәрләр ирештерер. Атна уртасында керемгә бәйле шәп яңалыклар ишетелер. Ял көннәрендә күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай хәлләр булып алыр.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Яңа эш урыны тәкъдим итеп, күңелегезне алгысытып куярлар. Ләкин бу адымга барганчы, алдын-артын ныклап уйларга кирәк. Без булмаган җирдә яхшы, диләрме әле?
Чаян (24.10 – 22.11) Бөтен тырышлыкны өегезне ямьләндерү, күркәмләндерүгә куярсыз. Керемегез арту шәп кенә йорт кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге дә бирер. Инде килеп, гаиләдәге мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылыныр.
Укчы (23.11 – 21.12) Сөеклегез үзен искиткеч әйбәт яктан күрсәтеп, сезне үлеп яратуыгызны тагын бер кат раслар. Хезмәт урынында бөтен көчегезне биреп эшләү тикмәгә китмәс: җитәкчегез эш хакын күтәрер. Гомумән, сез бу атнада финиш сызыгын беренче булып кисеп чыгучыга әйләнерсез.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Романтик дулкынга көйләнерсез. Бәрхет сезонында җылы диңгез буенда кызыну әйбәт булыр анысы, тик гаиләлеләргә генә мең дә бер проблема китереп чыгарырга мөмкин ул…
Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында эштә килеп чыккан бер вакыйга үзегезнең күпләрдән акыллырак икәнегезне күрсәтер. Беркемгә, хәтта якыннарыгызга да ачылып китмәгез: дөрес аңламаулары бар. Бер мәсьәләдә алтын урталыкны табып, балаларча сөенерсез.
Балык (20.02 – 20.03) Бик кызыклы кешеләр белән очрашулар көтегез. Абруегызның үсүе керемегез артуга китерер. Гаиләгездәге проблемаларга игътибарлы булыгыз, юкса тавыш чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа