Ирек бәете
Бу бәетне фаҗигале төстә вакытсыз арабыздан киткән күршем Хәмитнең улы Ирекнең якты истәлегенә багышлыйм. Язганнарым аңа дога булып барып ирешсен иде.
Бисмилләһир – вәбилләһир
Җитә Корбан гаете,
Мин язамын сез укыгыз,
Ирек туган бәетен.
Бисмилла әйтеп башлыйм әле,
Бәетләр бит шулай башлана.
Дөньялыкта яшәгәннәр өчен
Минем күңелләр дә шатлана
Сарытауның юлларында
Чыкты минем җаннарым.
Колаклардан бәреп чыкты
Минем кайнар каннарым.
Күңелең сизгән икән, әни,
Улым, бармагыз, дидең.
Ходаем, 39 яшьләремдә
Изге теләкләрен теләп
Ник мине гүргә керттең?
Әнием, озатып калдың
Икенче көнне үк табутта
Гәүдәмне каршы алдың.
Гомерләрем кыска булды,
Вакытсыз кердем гүрләргә.
Рәхмәт озатучыларга
Бар да килде җирләргә.
Үлемнәрем үкенечле булды,
Машиналар җитте башыма.
Әти, бәгърем, ташлап киттең, диеп,
Балаларым елап шашына.
Туганнарым калды сезгә,
Мине сагынып сөйләргә
Хәл белергә килгән чакта,
Мин булмам шул өйләрдә.
Ранис энем, Эльвира килен,
Тигез үтсен гомерегез,
Минем улым Риязга да,
Терәк була белегез.
Улым, Рияз, сабыр бул,
Авырлыкка бирешмә.
Кайгыларга ирешмә.
Әниеңә терәк бул,
Авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр,
Бик зурладыгыз мине.
Иткән яхшылыкларыгызны
Аллаһ онытмас инде.
Балаларым хөрмәт итте
Булдылар мәрхәмәтле
Әти, дип кенә тордыгыз
Мин сезгә бик рәхмәтле.
«Балам», - дип каршылады әни
Килгән чакта туган нигезгә
Һәрвакыт ярдәм иттеләр
Керделәр хәлебезгә,
Сезгә васыятем шушы
Тату, матур яшәгез.
Дөньяда без кунак кына,
Шуны белә күрегез.
Әти-әни, Эльмира, улым,
Булдым кыска гомерле.
Минем өчен сез яшәгез,
Булыгыз сез бәхетле.
Апалар һәм абыйларым –
Сезгә дә зур рәхмәтем.
Тигезлектә яшәгез сез,
Шунда дөнья рәхәте.
Әти, бәгърем, һәр кешегә,
Булдың син игелекле.
Күпме генә эзләсәм дә,
Тапмам синең кебекне.
Җир куены салкын, түшәге юк,
Ишек-тәрәзә юк күзләргә.
Сагынудан нишләргә дә белмим,
Почта да йөрми сезнең тирәгә.
Эльмира, бәгърем, исән чакта,
Хөрмәт иттең син мине.
Бакыйлыкка күчкәчтен дә,
Онытма инде мине.
Каберләрем бигрәк тирән,
Күрешмәсәк иде тиз генә.
Ишек бикле, ачкычларын
Бер Ходай үзе белә.
Уйласаң исләрең китәр,
Яшәгән гомерләргә.
Кичә исән йөргән идем,
Кердем бүген гүрләргә.
Эльмирам, матур яшәдек,
Булганбыз бик бәхетле,
18 ел гомер үткән,
Аккан сулар шикелле.
Нинди матур йорт төзедек,
Якты хыяллар белән.
Бергә гомер итәрбез дип,
Матур теләкләр белән.
Эльмира, балакайларым,
Сез мине онытмагыз.
Мәңгелек йортым - каберемә.
Эзегезне суытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia