Ирек Дәүлиев: «Балык тотудан ямь табам»
Бүген Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә
Балык тоту - борынгы заманнарда ук иң популяр ял төрләренең берсе булган. Бу азарт һәм эш атнасыннан соң бик яхшы ял. Безнең районда күпләр балык тоту белән мавыга, шуларның берсе – Шәле авылыннан Ирек Дәүлиев.
Кармакны беренче тапкыр кулыма алганда, миңа 5 яшь кенә иде әле, - дип искә ала Ирек Дәүлиев. - Дусларым белән туган авылым Шәледә Шалинка елгасына балык тотарга йөрдем. Беренче тапкыр тоткан балыгым - ташбаш булды. Шул вакыттан балык тотарга яратам, - ди ул.
Ирекне курыкмыйча уңышлы балыкчы дип атарга була. Ул кайчан һәм кайда нинди балык чиртәчәген яхшы белә, яр буенда да, көймә белән дә балык тотарга ярата. Яр буенда, нигездә, тыныч балыклар – корбан балыгы, густер, сазан тота. Ә көймә белән ерткыч балыклар - судак, берш, алабуга, жерех, чуртан.
Балык тотуның бернинди сере дә юк, сабырлык кына кирәк. Мин яр буенда кармак белән 6-7шәр сәгать балык эләккәнен көтеп утыра алам. Нигездә, балыкны Камада - Балык Бистәсе, Саескан тавы, Лаеш районында тотам. Җәйге сезонда төнлә балык тоту ошый. Җимнәрне үзем хәзерлим. Боткага бал, ваниль, кызган көнбагыш кушам, алар үз тәме белән балыкны җәлеп итә. Балыкны бары тик опарышка гына тотам, башка җимнәрне кулланмыйм. Елның теләсә кайсы вакытында балык тотарга яратам, чөнки һәрберсе үзенә күрә кызыклы, мавыктыргыч. Минем балык тоту җайланмаларым һәрчак кул астында тора. Эштән буш вакытта балык тотам, мин төзелеш бригадасында эшлим. Көймә белән тоткан иң зур балык - ул 22 килограмм авырлыктагы җәен, ә яр буенда күптән түгел 10 килограммнан артык авырлыктагы сазанны тоттым. Ә менә кышкы трофейлар куанырлык түгел. Бервакыт өч килограммлы судак тоттым, ул чакта тоткан барлык балыкларның гомуми авырлыгы 20-30 килограмм булды, - дип сөйли ул.
Һәр балыкчы кебек үк, Ирекнең дә яраткан урыннары бар, ул Камада газүткәргеч дип аталучы урынга яратып йөри. Туган ягы Шалинка елгасын, Мишәне дә онытмый. Сүз уңаеннан, буага аның белән сигез яшьлек кызы Дилбәр йөри. Әтисе сүзләренә караганда, ул да балык тотарга ярата. Минем кебек үк, ул да вак балыклардан - ташбаш балыгы тотудан башлады, ди әтисе. Узган ел Дилбәр Шәледә балык тоту спорты буенча һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлегенә үткәрелгән конкурста актив катнашканы өчен махсус бүләк алды.
Ә хатыным Рушания төрле тәмле ризыклар пешерә. Минем хоббига уңай карый. Мин аңа шаяртып: "Балыкчыга кияүгә чыкканыңны белдең бит", дип әйтәм, - ди Ирек.
Районның күп кенә кешеләре кебек үк, тәҗрибәле балыкчыны да Мишә елгасы торышы борчый. Чөнки соңгы елларда биредә балык азайды, ә кайбер төрләре, кызганыч, юкка чыкты.
Әлбәттә, беренче чиратта, кешеләр үзләре гаепле: суны пычраталар, яр буена чүп-чар ташлыйлар. Кайберәүләр балыкны тыелган чаралар - җәтмә, электр кармаклары һәм башка җайланмалар белән тоталар. Аларны мондый хокук бозулар өчен штрафлар бик зур булуы да куркытмый, - дип йомгаклады сүзен балыкчы, сулыкларга һәм анда яшәүчеләргә карата сак булырга өндәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа