Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ирек Гомәров ун елдан артык тракторда йөри

Шәле кырлары күп километрларга сузылган, аларның иң еракларында азык әзерләү бара

МакДон тракторында печән чапкыч белән хуҗалыкның яшь  механизаторларының берсе Ирек Гомәров эшли. Ул инде ун елдан артык тракторда йөри.

– Яшел масса бик яхшы чыга. Кырда мин көне буе, бу вакыт эчендә 60 гектарда уҗым арышын чабып алам, аның гомуми мәйданы 170 гектар. Тракторымда дүртенче сезон эшлим, техника яхшы. Моңа кадәр мин МТЗ-1221 тракторында эшләдем, чәчү компаниясендә катнаштым. Азык әзерләүгә болай иртә керешүләрен хәтерләмим.  Ел елга охшамый,  төрлечә килә, бу сезонда  эшне майның егермеләрендә башладык, – дип сөйли Ирек.

Аграрийлар билгеләп үткәнчә, алар запас частьләр һәм ягулыкмайлау материаллары белән тәэмин ителгән, төшке һәм кичке ашны турыдан-туры кырга алып киләләр, аларга бөтен күңелләрен биреп эшләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса